Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әрвахлар безгә рәнҗеп-үпкәләп ятмасыннар

Зират гомер-гомергә изге урын булып санала. Анда  газизләребез иңдерелгән. Үзебезнең дә шунда барасы бар. Шуңа да әлеге изге урыннарны карап, чистартып тору һәрберебезнең изге бурычы.

Ләкин шунысы да бар - кайбер зиратларда агачлар үсеп, куе урманга әверелгән. Бу үзенә күрә кыенлыклар тудыра. Еллар дәвамында биек, араларыннан үтеп булмаслык булып үскән агачлар көчле җил яки давыл вакытында авалар, аннан соң корыйлар, шул рәвешле зират биләмәләре чүп-чар белән тула. Алай гына да түгел, кабер коймалары һәм ташлар да җимерелә. Күптән түгел «Әлмәт таңнары» ре-дакциясенә бу уңайдан шалтырату да булды. РТС микрорайонында урнашкан икенче мөселман зиратына кагылышлы иде бу мөрәҗәгать.

- Май аенда  туганыбыз күмелгән икенче мөселман зиратына килгән идек. Кадерле кешебез яшьли килеш фаҗигагә эләгеп мәрхүм булган иде. Из-ге урынга килгәч, мондагы үзгәрешләрне күреп башта куандык, аннан соң кайгырдык дисәк тә була. Биредә картайган, биек агачларны кискәннәр, гомумән, бик зур чистарту эшләре алып барганнар. Күренеп тора, техника кулланып эшләгәннәр. Тик, кызганыч, күп кенә кабер ташларына һәм чардуганнарга зыян килгән, туганыбыз каберлеге дә бераз җимерелгән. Беренчедән, әлеге кирәкле һәм зур эшне башкарып чыгучыларга ихластан рәхмәт әйтәсе килә. Тик шул ук вакытта бу җимереклекләрне күргәч бераз җан әрни. Мин моны үзем өчен генә әйтмим, биредә кадерле кешеләре, туганнары, якыннары күмелгәннәр исеменнән әйтәм. Салынган зыян өчен кемдер җавап бирергә һәм кабер ташларын, чардуганнарны кабаттан тәртипкә китерүдә ярдәм итәргә тиештер дип уйлыйм. Шул турыда белешеп, җавабын газетада бастырып чыгара алмассызмы? - дип гозерен белдерде әлмәтле.

Әлеге сорау белән без зиратларны баланста тотучы Үсеш департаментына (элеккеге Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты) мөрәҗәгать иттек. Департаментның тышкы төзекләндерү бүлеге баш белгече Владимир Букин түбәндәге аңлатманы бирде.

- Әйе, чыннан да, мондый хәл булды, һәм без бу мәсьәләне хәзер даими контрольдә тотабыз. «Татнефть»нең ярдәме белән икенче мөселман зиратын агачлардан һәм чүп-чардан чистарту кебек масштаблы эш башкарылды. Әйтергә кирәк, зиратны биек һәм юан агачлардан арындыру бик катлау-лы булды. Зур техника керә алмау сәбәпле, агачларны махсус трослар кулланып аударып кисәргә туры килде. Бу эшләрне башкарырга тиешле подрядчы оешма башкарма комитет тарафыннан билгеләнде. Чистарту эшләре узган ел көзге чорда ук башланып киткән иде. Кышын зиратка йөрүче бик юк, ә менә яз җиткәч, җирләр кардан арынгач, биредәге күп кенә каберлекләргә шактый зыян килүе ачыкланды. Подрядчы оешма бүгенге көндә аларны кабаттан тө-зекләндерә башлады. Бирегә җирләнгән мәрхүмнәрнең 2015 елга кадәр булган исемлеге (реестры) югалу сәбәпле, белешмәләр төгәл түгел. Шуңа күрә дә икенче мөселман зиратына җирләнгәннәрнең каберлекләренә зыян килгән икән, мәрхүмнәрнең туганнары Р. Фәхретдин урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан Үсеш департаментына килеп, компенсация сорап гариза яза алалар. Тиешле документлар, раслаучы фотолар булу да сорала. Тулырак мәгълүматны әлеге зиратны карап торучы Әхәт агадан алырга була. Аның телефон номеры шунда капкага язып куелган. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, подрядчы оешма зыян күргән каберлекләрне реставрацияләүне үз өстенә ала, - дип ышандырды Владимир Иванович.

Әйе, чыннан да, зират - кешеләргә зур гыйбрәт бирә торган урыннарның берсе. Татарларда истәлек итеп кабергә агач утырту гадәте электән килгән, тик бүген моның һич кирәкмәгән гамәл икәнлеге хәзер ях-шы аңлашылды. Ләкин кай-берәүләр элекке гадәт буенча яңа каберләргә агач утыртуларын дәвам итәләр. Әйдәгез, зиратта агач утыртудан туктыйк инде, балаларыбызга, туганнарыбызга һәм киләчәк буыннарга проблемалар ясамыйк. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса