Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ураза тотмаучы фитр сәдакасын бирергә тиешме?

Газета укучыларыбызның сорауларына Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин җавап бирә.

- Ураза фитры (фитр сә-дакасы) гаиләдәге бөтен кеше исәбеннән бирелергә тиеш диләр. Аны бирмәсәң, тоткан уразаң җир белән күк арасында асылынып калыр дигән сүзләр дә бар. Әгәр дә шулай икән, ураза тотмаучы бирмәскә тиеш булып чыгамы?

 

- Әйе, халыкта андый сүз бар. Ләкин ул хәдис, кайбер галимнәр фике-ренчә, зәгыйфь, дөрес үк түгел. Шуңа күрә фитр сәдакасының хикмәтен, ягъни фитр сәдакасын бирмәсә, кешенең уразасы кабул булмый дип, без ул хәдискә таянып кына билгеләргә тиеш түгел. Фитр сәдакасы ул Пәйгамбәребезнең әмере. Димәк, һәр мөселман кешесе, мөмкинлеге булса, үзе һәм балалары исеменнән фитр сәдакасын бирергә тиеш була. Галимнәр сәдаканың савабы бик зур ди, чөнки сәдака безнең кимчелекләрне бетерә. Хәтта Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәл-ламнең шундый хәдисе бар: сәдака Аллаһы Тәгаләнең ачуын басар. Шуңа күрә без ураза гыйбадәтен башкарсак, анда кимчелекләр китәргә мөмкин. Хәтта кайбер галимнәр, ураза күлмәк шикелле, хаталар исә ул күлмәкне тишә, ә бирелгән сәдака шул тишекне каплап, ямаулык сала, дип чагыштыру китерә.

Гомумән, ураза дәвамында сәдаканы күбрәк бирергә кирәк. Фитр сәдакасы мох-таҗларны, фәкыйрьләрне шатландыра да бит әле. Ураза гаете бәйрәмендә алар да шатлана. Юкса, мохтаҗлар бәйрәм итә алмаска да мөм-кин бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса