Рамазанда Раббыбыз иманыбызны сыный
Аллahы Тәгаләнең рәхмәте белән Изге Рамазан ае җитте, хәзер аның икенче ункөнлеге бара. Шушы изге айда «бисмилла» әйтеп, Аллah ризалыгы өчен уразаларыбызны калдырмыйк.
Әлбәттә, беренче көннәре бик авыр. Чөнки кешенең организмы, ашказаны яңа режимга өйрәнә генә әле. Кайберәүләр: «Өч көнен генә тотып карыйк әле», - дип тотына. Уразаны барлык көннәрдә дә тотарга кирәк.
Иң авыр өч көнен уздырганнан соң яңадан ашагач, тагын уразага керү авыр була.
Ураза сүзе «тыелу» ди-гәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәт-ләрдән тыелып торырга тиеш. Ә асылда ураза тоту ул бит әле ризыктан тыелып тору гына түгел. Әйе, без ашамыйча, эчмичә түзеп булырмы дип бик куркабыз. Бөтен курыкканыбыз ачлык икән бит. Кемдер, син шулай курыккач та, башкалар алай түгел, дияр. Яхшы, сезнеңчә дә булсын. Тик ни генә дисәгез дә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип тоткан кешедә дә шундый уй була. Чөнки күп кеше ураза диюгә таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр ашамый торуны күз алдында тота. Ә кешене тикшермәү, аның гайбәтенә кермәү, башкалар белән ачуланышмау, бәхәсләшмәү, ялган сөйләмәү, күп нәрсәгә сабыр итә белү, ярамаган нәрсәләргә карамау кебек бик гади генә өлешләре дә бар бит әле уразаның. Шул вакытта гына ул камил була. Кеше өчен ашамый тору иң авыры түгел, иң авыры калганнары. Бер айга гына булса да шуларыннан тыелып тору безнең халыкка авыррак. Рамазан аенда ураза тоту ризык вә эчемлектән генә өзелү түгел, иң мөһиме, ул кешенең күңелен һәм ниятләрен начар уйлардан, зарар ки-терүче начар сүзләрдән, ялганнан, бәхәсләрдән һәм башка зыянлы нәрсәләрдән читләштерүче гамәл.
Пәйгамбәребез с.г.в.: «Сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһы Тә-галәгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сак-ламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала», - диде. Димәк, үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге яисә ябыгу өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен, рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Әгәр без сәламәтлегебезне генә уйлап яки ябыгу өчен генә ураза тотсак, моның файдасы фәкать дөньялыгыбыз өчен генә була.
Безне чыннан да зур сынау көтә. Раббыбыз иманыбызны ачлык һәм сусызлык белән сыный. Беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык, су бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, хәләл икмәкләрдән, судан тыелабыз икән, һәммәбез дә Рамазан аендагы уразабыз өчен күп сөенечле вәгъдәләр барлыгын яхшы белә.
Рамазан ае - ураза тотып хозурлана торган ай. Бу айда ураза тоту сәбәпле әүвәлге гөнаһларыбыздан пакьләнү мөмкинлеге бирелгән. Раббыбыз: «Ураза ул - бәндә белән Минем арадагы яшерен гыйбадәт», - диде. Без бер генә кешенең дә уразамы-түгелме икәнен белә алмыйбыз, аны фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә. Раббыбыз әйтте: «Аның бәһасен дә Мин генә белермен», - диде. Аллаһы Тәгалә: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа (хисапсыз) әҗерне Үзем белеп бирәм», - дип әйтте (Кудси хәдис).
Рамазан ул Коръән ае. Бу айда күбрәк Коръән укылса, савабы бик күп була. Изге китапның һәр хәрефе мәңгелегебез өчен зур бер ризык, җәннәт нуры булып тора. Уразаның асылы исә кешенең яхшылык эшләргә омтылуында, яхшы сүз, яхшы мөгамәлә белән
бер-берсенә булышуында,
бер-берсе турында кайгыртуында, яхшы сүзләр әйтүендә,
бер-берсен гафу итүендә. Әгәр без Рамазан аенда үзебездә көч табып, үзебезнең нәфесне җиңеп, нәфестән өстен икә-небезне, хайваннардан өстен икәнебезне күрсәтеп, бозыклыклардан тыелсак, Аллаһның рәхмәте безгә җәннәт булыр.
Коръән турында без нәрсәләр белергә тиеш?
lКоръәни-Кәримне уку гыйбадәт булып санала. Коръәни-Кәрим - хак белән ялганны, дөреслек белән ялгышны, яхшы белән начарны аерган Фуркан (аеручы). Кешеләрнең юлларын кыямәткә кадәр яктыртачак Нур ул. Барлык әхлакый проблемаларны хәл итәчәк шифа ул. Иң куркыныч юлларда да юнәлешебездән тайпылдыртмаячак тугры юл ул. Кешегә үзенең Ярал-тучысын оныттырмаячак зикер ул.
lКоръәни-Кәримдәге һәр җөмлә аять дип атала. Бөек китабыбызда 6236 аять бар.
Аятьләрдән тупланган бүлекләр сүрә дип атала. Коръәни-Кәримдә 114 сүрә бар һәм «Тәүбә» сүрәсеннән башка барлык сүрәләр дә бисмилла белән башлана.
lКоръәни-Кәримнең башын-нан алып исәпләнгән һәр егерме бит җүз дип атала.
«Фатиха» сүрәсе белән башланып, «Нәс» сүрәсе белән тәмамланган Коръәни-Кәримне баштан ахырга кадәр укып чыгу хәтем дип атала.
lКоръәни-Кәрим безгә иман нигезләрен һәм гыйбадәтләрне өйрәтә. Дога кылырга һәм әхлаклы булырга өнди. Коръәни-Кәрим безне хәләл белән хәрамны, яхшы белән яманны, дөрес белән ялганны аерырга өйрәтә. Кыйссалар аша гыйбрәтләнергә һәм сабак алырга үгетли.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа