Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтле Коръән уку буенча республика конкурсында җиңү яулады

Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Коръән уку буенча республика конкурсы узды.

Азнакай шәһәрендә бишенче тапкыр Коръән уку буенча ир-атлар арасында республика конкурсы узды. Бәйгене ТР мөселманнары Диния нәзарәте, көньяк-көнчыгыш казыят, Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы мөхтәсибәте, Азнакай районы администрациясе һәм Шакировлар гаиләсе оештырды.

Конкурсның төп максатларының берсе-Татарстанда иң яхшы Коръән-хафизны ачыклау. Конкурста катнашучылар өчен яшь буенча чикләүләр билгеләнмәде. Конкурс мөселманнар арасында Коръән укуларын популярлаштыруга һәм аларны белемнәрне камилләштерүгә мотивлаштыруга юнәлдерелгән иде.

Узган еллардан аермалы буларак, быел конкурста катнашучылар өч номинациядә көч сынашты: Изге Коръәннең соңгы ике джузын яттан белү; соңгы җиде джузның Изге Коръән текстын һәм хифзны яттан белү, Изге Коръәннең барлык текстын яттан белү.

Быел республика конкурсында 6 яшьтән 40 яшькә кадәрге 52 кеше катнашты. 

Конкурсантларның белемнәрен республикада Коръән белүчеләрдән торган жюри әгъзалары бәяләде.

Әлмәт Ислам мәдрәсәсе укытучысы Абдулмухаймин Мерзоев Коръән-хафизлар арасында җиңү яулады һәм хаҗга сәяхәт белән бүләкләнде. 

 

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса