Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Гошер сәдакасы җыю башланды

Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән гошер сәдакасы җыю кампаниясе старт алды.

Ул традицион рәвештә халыкның мохтаҗ катлауларын азык-төлек белән тәэмин итү максатларында үткәрелә. Бу уңайдан мөфтият 2021 елның 25 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Мохтаҗлар файдасына азык-төлек җыю акциясе ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 елдан башлап ел саен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә уздырылып килә. Шул ук вакытта, традиция буенча, сентябрьнең соңгы шимбәсе Татарстанда Гошер көне дип игълан ителә. Быел бу көн 25 сентябрьгә туры килә. Шулай итеп, кампания кысаларында теләгән һәркем шәхси хуҗалыгында үстергән уңышының бер өлешен республика район-шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә тапшырып, аз керемлеләргә, мохтаҗларга ярдәм итә ала.

Республика мәчетләрендә яшелчә һәм җиләк-җимеш: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива һәм башкалар кабул ителә.

Әлмәттә гошер сәдакасы җыю белән Үзәк мәчет шөгыльләнә. Җыелган яшелчә һәм җиләк-җимеш Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентларына тапшырылачак. Хәйрия кампаниясендә катнашырга теләгән әлмәтлеләр 89172446786 телефоны буенча (Фәрит Вадигуллин) мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса