Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтлеләр гошер сәдакасын Үзәк мәчеткә тапшыра ала

Гадәттәгечә, сентябрь ае - гөшер чыгару ае булып санала.

Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән гөшер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ категорияләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү буенча традицион кампания старт алды. Шул уңайдан мөфти 2021 елның 25 сентябрен Татарстанда гөшер көне дип игълан итте.

Мохтаҗлар файдасына азык-төлек җыю акциясе Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан 2017 елдан башлап ел саен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә уздырыла. Шул ук вакытта, традиция буенча, сентябрьнең соңгы шимбәсе Татарстанда гөшер көне дип игълан ителә. Быел бу көн 25 сентябрьгә туры килә. Шулай итеп, кампания кысаларында теләгән һәркем үз уңышының бер өлешен республиканың район һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләренә китереп, аз керемлеләргә ярдәм итә ала.

Республика мәчетләрендә яшелчә һәм җиләк-җимеш: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, кабак, алма, слива һ.б. кабул ителә.

Әлмәттә гөшер сәдакасын җыю белән Р. Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчет шөгыльләнә. Яшелчә һәм җиләк-җимеш Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентларына тапшырылачак. Хәйрия кампаниясендә катнашырга теләгән әлмәтлеләр 89172446786 телефоны буенча (Фәрит Вәдигуллин) мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса