Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтлеләр "Милли моң" Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә призлы урын яулады

Әлмәт Үзәк мәчете мөслимә хатын-кызлары менә инде 6 ел дәвамында Бөгелмә шәһәрендә узган мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып һәр елны призлы урыннар алып кайталар.

Идел буе Болгар дәүләте Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100-елдыгын бәйрәм итүгә багышлап һәм Татарстан Республикасында 2021 ел - "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" дип игълан ителү уңаеннан "Милли моң" Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале Бөгелмә шәһәренең мәдәният үзәгендә узды.

Бу елны фестиваль Бөтенроссия буенча булды. Элек катнашмаган шәһәрләр: Сахалин, Башкирия, Яр Чаллы, Мөслим, Сарман, Кукмара шәһәрләреннән дә килделәр.

Әлмәт шәһәре "Мирас" ансамбле икенче урын, "Ахирәтләр" ансамбле икенче урынны яуладылар. "Соло" наминациясе буенча Гараева Язилә, Каримова Сафия, Мухаметзянова Әлфия фестивальнең сертификатлары белән бүләкләнде. Шулай ук бу мөнәҗәтләр фестиваленә Әлмәт шәһәреннән оештырып алып баручы Әлмәт мөслимә хатын-кызлар җитәкчесе Ханнанова Рәйханә дә сертификат белән бүләкләнде.


Әлмәттән фестивальда барлыгы унтугыз кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса