Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рөстәм Рафиков: "Ислам кешене тәртиптә тота"

Рөстәм Әсгать улы Рафиков. Сәясәт фәннәре кандидаты. 1967 елда Яңа Нәдер авылында туган. Шәһәрнең 5 нче мәктәбендә белем алган.

Нефть институтында укый. 1993 елда «тау инженеры» белгечлеге буенча Мәскәү нефть институтын, 2001 елда РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен, нефть һәм газ бизнесы факультетын, Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбендә MBA тәмамлый.

Бүгенге көндә «Гольфстрим» АҖдә тендер юнәлешенә җитәкчелек итә. Матур әдәбият уку, нумизматика, розалар үстерү, бакчачылык белән мавыга, йөзү белән шөгыльләнә.

Мин аны күптән күзәтеп йөрим. Эшлекле, кешелекле ир асылы. Җитәкче кеше. Гадәттә, бүгенге заманда эшлекле дә, кешелекле дә булу авыр, алай мөмкин дә түгел диләр. Ә ул шундый. Чөнки ислам кануннарын саклап яши. Ә ничек ирешкән ул моңа - безнең әңгәмәбез шул хакта.

- Рөстәм әфәнде, Сез дини гаиләдә үстегезме? Ничек дингә килдегез?

- Әссәламу галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Мин гади нефтьчеләр гаиләсендә үстем. Әни 40 ел шул өлкәдә хезмәт куйды. Кечкенә чакта догаларны әбидән өйрәнгән идем, аз булса да белә идем. 12 яшемдә беренче мәхәллә мәчетенә йөри башладым. Анда бабайлар артыннан кабатлап хәрәкәтләр ясый идем.

- Сезнең дини белемегез бармы? Булса, кайда укыдыгыз?

- Утыз яшьләрдә өйдә иртәнге намазларны укый башладым. Башта дини белемне 2 ел Габделмәҗит хәзрәттә алдым. Аннан соң Үзәк мәчеттә дүрт ел укып диплом алдык, әле тагын дәвам итәбез. Безнең үзебезнең тупланган төркем бар. Белемне бит аны гел тулыландырып торырга кирәк. Узган ел Дагыстаннан килгән мөгаллим фикх дәресләре бирде. Бик ошады, бик яхшы, төпле итеп бирде.

- Сез дөньяви хезмәттәге кеше. Исламча яшәү рәвеше эшегездә уңайсызлыклар китереп чыгармыймы?

- Мин бу оешмада җиденче ел эшлим. Күбесе яшьләр. Монда яшьләрнең һәркайсының үз уйлары, үз фикерләре, төпле максатлары бар. Ислам тәртибе белән яшәү берничек тә хөкүмәт эше белән шөгыльләнергә комачауламый. Киресенчә, ул кешене тәртиптә тота, эшне җайга салып алып барырга, хезмәттәшләр белән яхшы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә.

- Дөньяви эштә ислам кушканнарны үтәп бетереп булмый: эш вакытында намаз укылмый, физик эш арыта, ураза тоту уңайсыз, диләр. Җитәкчеләр холыксызлана, эш-мәшәкатьтә сүгенми дә булмый дию-челәр дә бар. Сезнеңчә, бүгенге вәзгыятьтә исламча яшәү рәвеше алып барып буламы?

- Була, нишләп булмасын. Барысы да кешенең үзеннән тора. Иртәнге намазны эшкә кадәр һәркем өендә укый. Өйлә төшке ашка туры килә. Эштә махсус бүлмә бар. Кер, укы, беркем бер сүз әйтми. Ураза тоткан кешегә дә сүз әйткән кеше юк. Әле шул ягы да бар, кем ураза тота, аңа безнең эштә зур бүләкләр бирәләр.

Сүгенүгә килгәндә, безнең бит бораулау компаниясе. Була инде, ишетелә. Ләкин мин үзем сүгенмәгәч, янәшәдәгеләр дә сүгенмәскә тырыша. Син үзең сүгенмә. Син сүгенмәсәң, башкалар аңлый.

- Бу дөньяда Сез нәрсәдән куркасыз?

- Бары тик Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләдән генә куркабыз.

- Күренекле дин әһеле Р. Фәхреддиннең туган төбәгендә бүгенге татар мөселман ир-егете нинди булырга, нинди яшәү рәвеше алып барырга тиеш дип саныйсыз?

- Р. Фәхреддиннең бик күп хезмәтләрен укыдым. Бигрәк тә аның «Җәвамигуль кәлим шәрхе» хезмәтен уникаль хезмәт дияр идем. Ул анда ничек яшәргә кирәклеген бик әйбәт язган. Иң мөһиме - тырышырга, эшләргә кирәк. Безнең шәһәрдә дә, авылда да бакчабыз бар. Шәһәр бакчасында нигездә декоратив үсемлекләр, чәчәкләр үстерәбез. Бигрәк тә розаларны, гортензияләрне яратабыз. Ә авылда бәрәңгесе, кишер-суганы. Карлыган, кура җиләге кебек җимеш куакларының ремонтант сортларын үстерәбез. Яратып эшләсәң, хөкүмәт эшенә дә, дингә дә, барысына да вакыт җитә. Намазын да укыйсың, Коръән укырга да вакыт кала. Минем өч балам, оныклар да бар. Әле кече кыз белән Питерга барып кайттык. Шәһәрнең истәлекле урыннарында йөрдек. Анда да мәчеткә барырга өлгердек. Күп укырга кирәк. Һәр кешенең хоббие да булырга тиеш дип саныйм. Хатын белән без кенәриләр тотабыз. Шәһәр уртасында яшәсәк тә, тавыклар да бар. Шулай ук иске тәңкәләр, чулпылар җыябыз. Мөнәҗәтләр бик яратам, аларны җыеп, туплап барабыз.

Әти-әнине хөрмәт итәргә кирәк. Олы яшьтәге кеше - ул зур хәзинә. «Анаң, анаң, анаң, аннан соң гына атаң», диелә хәдистә. Алар безнең өчен, балалары, оныклары өчен догада утыручылар. Әти-әниле булу - зур бәхет. Һәм туганлык җепләрен өзмәскә кирәк. Ялгышмасам, «Туганлык җепләрен өзмәгән кеше - бәхетле кеше» дигән хәдис тә бар.

Аннан тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, ул күршеләр. Алар нинди милләттән, нинди диндә булуларына карамастан, дус яшәргә кирәк. Безнең шәһәрдә дә, авылда да күршеләребез бик әйбәт булды. Алар белән бик дус яшибез. Татар шундый булырга тиеш дип саныйм.

Әйе, гыйлемнең, күркәм холык, яхшы сыйфатның артык булганы юк. Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә. Уңышлар юлдаш, иманыгыз нык булсын.

 

РӘФКАТЬ ШАҺИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса