Гамәлеңә карап - бәясе, ниятеңә карап - әҗере
Гыйбадәт диюгә, күп кеше аны намаз уку дип аңлый, никтер халык шулай кабул итәргә күнеккән. Ә асылда нәрсә соң ул гыйбадәт?
Гыйбадәт ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ачык яки яшерен эшләнгән яхшы гамәлләрнең, Ул разый булган сүзләрнең гомуми атамасы.
Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәү, Ул тыйган нәрсәләрдән тыелу гыйбадәт була.
Аллаһ - безне юктан бар кылган, безгә күрү, ишетү һәм сөйләшү сәләте биргән. Аллаһның рәхмәте белән акылга ия булганбыз, башка мәхлукларга караганда өстенрәк итеп яратылганбыз. Аллаһ безгә сулар өчен кирәкле кислородтан алып эчкән суыбызга тикле иксез-чиксез, бик кыйммәтле нигъмәтләр бүләк иткән. Аллаһ безгә Үзенә карата рәхмәтле булырга, Аның турында гыйлемне өйрәнергә һәм Аңа гыйбадәт кылырга кушкан.
Гыйбадәт ул - кешенең эчендәге һәм тышындагы гамәлләре. Ә кайсылары соң кешенең эчендәге гыйбадәтләре булып санала? Кешенең тышындагы гыйбадәтләре күзгә күренеп тора.
Иман иясе үзе кыла торган гыйбадәт (тән белән кылынган гыйбадәт). Мәсәлән, намаз уку яки ураза тоту кебек, һәр мөселман бу гыйбадәтләрне үзе кылырга тиеш. Башка берәү өчен ураза тотарга яки намаз укырга ярамый.
Мал-мөлкәткә бәйле гыйбадәт. Моңа зәкят түләү һәм корбан чалу керә. Мал-мөл-кәткә бәйле гыйбадәтне башка берәүгә тапшырырга рөхсәт ителә.
Иман иясе үзе кыла торган һәм мал-мөлкәткә бәйле гыйбадәт (тән һәм мал белән кылынган гыйбадәт). Монысы Мәккәгә барып хаҗ кылу. Өлкән яшьтәге, авыру яки гарип кешеләр, акчасы була торып та, хаҗ кылырлык хәлдә булмаса, үзләре урынына хаҗ кылуны бүтән бер мөселманга тапшыра ала.
Эчке гыйбадәт һәм аның дәрәҗәләре
Эчке гамәл-гыйбадәт-ләрне дә без Коръән белән хәдисләргә карап беләбез. Эчке гамәл-гыйбадәтләр дә тышкылары шикелле бер генә төрле түгел.
Татар-мөселман халкы арасында «тәвәккәл» сүзе бик киң таралган. Тәвәккәл - ул гарәп сүзеннән безнең татар теленә үтеп кергән сүз. Аның татарча мәгънәсе «таяну, таянмак». Ә мөселманнар арасында Аллаһның ярдәменә таяну, ягъни бөтен файдаларны бирүче дә һәм безгә бернинди зарарларны җибәрмәүче дә Аллаһы Тәгалә Үзе генә дип Аның ярдәменә таяну. Аллаһы Тәгалә каршында тәвәккәл булу олы гыйбадәтләрдән санала. Моңа дәлил - Аллаһ сүзе: «Әгәр мөэмин булсагыз, бөтен эшләрегезне Аллаһыга тәвәккәлләгез (тапшырыгыз)» (Маидә, 23).
Кеше үзенең алдына бик олы максатлар куя һәм аларны эшли башлар алдыннан кайчагында «Мин бу эшне эшли алырмынмы икән?» дип шикләнеп тә, икеләнеп тә китә. Кайберәүләр икеләнеп «Минем көчем бу эшне башкарып чыгарга җитми» дип туктап, көч табалмыйча ташлыйлар. Ә кайберәүләре Аллаһка тәвәккәлләп тотына һәм аны ахырына кадәр ирештерә. Чөнки Аллаһы Тәгалә безгә «тәвәккәлләгез» дип әмер бирде, ә Аның әмерен үтәү инде ул гыйбадәт булып санала.
Сабырлык та эчке гыйбадәтләрнең бер төре. Аллаһ Тәгалә сабыр итүче кешеләргә әҗерләрне хисапсыз бирермен, дип вәгъдә кыла. Әгәр дә сабыр иткән өчен әҗер буласы безгә аңлашылса, ул чагында аның гыйбадәт икәне дә аңлашыла. «Сабыр ит, дөреслектә Аллаһы Тәгалә изгелек кылучыларның савапларын юкка чыгармый», дигән Аллаһы Тәгалә (Һуд, 115).
Аллаһыдан курку да эчке гыйбадәтләрдән булып санала. Аллаһы Тәгалә моның хакында болай ди: «Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз» (Бәкара, 150).
Ошбу аятьтән Аллаһының Үзеннән генә куркырга тиешлеге аңлашыла. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә куркырга әмер иткән булса, димәк, Аның әмере безнең өчен гыйбадәт булып санала.
Аллаһыдан өмет итү дә гыйбадәт. Моның хакында Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны өмет итсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен» (Кәһеф, 111).
Җәннәтне бөтен мөселманнар да өмет итә. «Өмет-сез - шайтан», диләр халыкта. Аллаһының коллары җәннәттән башка нәрсәләрне дә, мәсәлән, саулык-сәламәтлек, хәерле-бәрәкәтле тормыш һәм бүтән шундый нәрсәләрнең барысын да Аллаһыдан өмет итәләр. Аллаһыдан өмет итү дә гыйбадәт булып санала.
Шулай итеп, без сезнең белән эчке һәм тышкы гыйбадәтләрнең кайбер төрләре белән таныштык.
Гыйбадәтнең файдасы
Җаныбыз да нәкъ тән сыман ризык сорый, әмма рухи ризык. Иманыбыз белән гыйбадәтләребез шушы рухи ризык була. Гыйбадәт рухыбызны баета, безне гөнаһлардан саклый һәм иң кыйммәтле нәрсәбезне - иманыбызны ныгыта.
Төрле кыенлыклар белән очрашканда, нинди генә чыга алмаслык авыр хәлдә калса да, кеше үзен өметсезлеккә бирелүдән гыйбадәт белән коткара. Гыйбадәт аркасында кеше Аллаһка якынлаша, Аның рәхмәтендә сыену урыны таба һәм җан тынычлыгына ирешә. Моннан тыш, гыйбадәт кешенең җанына гына түгел, тәненә дә файда китерә. Намаз кылыр алдыннан ул тәһарәт алырга тиеш, биш вакыт намаз исә мөселманны үз тәнен һәрвакыт чиста тотарга, сәламәтлеге турында кайгыртырга мәҗбүр итә. Намаз вакытында билгеле бер хәрәкәтләрне башкару кешегә күпмедер дәрәҗәдә физик активлык бирә. Ураза тоту кеше организмының аш эшкәртү вазифасын яхшырта. Гыйбадәтнең бер төре булган зәкят исә җәмгыятькә файда китерә, чөнки мох-таҗ мөселманнарның проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.
Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа