Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин белән очрашу узды

20 июль көнне мөселманнар иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен билгеләп узачаклар.

Бу көн безгә кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак кадерле.

Әлмәт җирлегендә әлеге бәйрәм быелгы пандемия шартларында кайда һәм ни рәвешле узачак, дини чараны оештыруда үзгәрешләр нидән гыйбарәт? Әлеге һәм башка күп кенә сорауларга Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирде.

Җирле массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашындагы очрашу җанлы узды. Исмәгыйль хәзрәт сүз башында Корбан гаетенең тарихына тукталды, әлеге бәйрәмнең һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килүен ассызыклады.

- Бәйрәмне оештыруга бераз үзгәрешләр кертелде. Күргәнегезчә, бүгенге көндә Үзәк мәчеттә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән киңкүләмле ремонт эшләре бара. Шунлыктан гает намазы быел саф һавада, төгәлрәк әйткәндә, «Алнас» футбол стадионы мәйданында укылачак. Ачык һавада ихластан догалар кылып, корбан китереп, рухи тынычлык алып, Раббыбызның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде. Бәйрәм вәгазе иртәнге бишенче яртыда башланып китәчәк, ә төп гает намазы сәгать биштә башланачак. Пандемия, әлбәттә, бәйрәмгә әзерлек чараларын бераз катлауландырып җибәрде. Бер урында ике йөздән артык кеше җыела алмавыбыз кызганыч - намаз вакытында дистанцияне саклау да күбрәк урынны таләп итә, димәк, намазлыклар да шактый гына санда кирәк булачак. Гает намазына килүчеләрнең сәламәтлеге өчен дә бераз борчылырга туры килә. Намаз укучылар арасында өлкән яшьтәгеләр байтак. Аларга карата аеруча игътибарлы булу сорала. Гомумән, шәһәр һәм район мәчетләрендә гает намазына шактый санда мөселман кардәшләребез җыелачак. Әлеге Аллаһы йортларында санитар таләпләрне сак-лау зарурлыгы арта төшә. Шуны әйтеп узарга кирәк, корбан чалу урыны мәйданда көйләнә. Биредә шулай ук корбан чалганнан соң итләрен мәдрәсәгә һәм мохтаҗларга таратырга теләүчеләр өчен кабул итү урыннары булдырылачак. «Корбан ите сөякләрен ташларга ярыймы-юкмы?» диючеләргә мин башка вакытта нәрсә эшли идегез - шулай итегез, дип әйтер идем. Динне катлауландырырга, авырайтырга һич кенә дә кирәкми. Корбан бәйрәме көнне узачак чараларга килгәндә, көндезге сәгать өчтә шәһәр паркында балаларны, барлык әлмәтлеләрне һәм килгән кунакларны сыйлау өчен пылау, төрле тәм-томнар әзерләнәчәк, төрле уеннар, бүләкләр тарату чарасы оештырылачак. Аллаһы Тәгалә теләсә, Корбан бәйрәмен бик матур уздырырбыз, - дигән теләкләрен белдерде.

Исмәгыйль хәзрәт, ректор буларак, мәдрәсәнең киләчәгенә дә тукталды. Белем йортының тоткан абруе зур, ә тарихы зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады ул. Быел беренче курска Татарстанның төрле районнарыннан 26 кыз кабул ителүен дә бәян итте.

- Мәдрәсә элеккеге урынында. Биредә укулар бара. Ә менә малайларны укытырга бинабыз әлегә юк, шуңа да бераз туктап торырга туры килде. Татарстан мөфтияте белән килешенеп, укуларны дәвам итәргә уйлыйбыз, әлегә укытучыларны әзерләү өстендә эшлибез. Шәкертләрне киләсе елдан гына кабул итә башлаячакбыз. Мәдрәсә эшләячәк, Аллаһы боерса. «Нур» мәк-тәбенә беренче сыйныфка 26 бала кабул итеп алдык. Алга таба мәктәпнең дәрәҗәсен күтәреп, аны тугыз яки унбер еллык итү турында да уйлыйбыз. Өстәмә дини белем бирү өстендә эшләү - алга куелган әһәмиятле бурычларның берсе, - дип ассызыклады Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин.

Алга таба ул Үзәк мәчет бинасында барган ремонт эшләре турында сөйләде, вакытлыча күрше бинага күченеп торырга туры килгәнлеген дә әйтеп узды.

- Үзәк мәчетне ремонтлау проекты өч ел дәвамында каралып, быел майның унбишләрендә эшләр башланып китте. Гомумән, мәчет ак төстә булачак, стеналар, тәрәзәләр үз халәтендә сак-ланып калачак. Стилобат һәм күзәтү мәйданчыгы да өстәләчәк. Манара, гөм- бәзләр үзгәрәчәк - алар ак төскә керәчәк. Мәчетнең бинасын төзекләндерү эшләре күптән башкарылмаганлыктан, бүгенге ремонт эшләре көтеп алынды һәм ул, чыннан да, бик кирәк иде. Бу уңайдан мөселманнарны кайгыртып, уңайлыклар тудырганы өчен «Татнефть» компаниясенә һәм аның җитәкчелегенә әлмәтлеләр исеменнән чиксез рәхмәт сүзләрен җиткереп каласым килә. Мондый проектларны, мондый зур эшләрне үзебез һич кенә дә башкарып чыга алмас идек, - диде Исмәгыйль Сингатуллин.

Исмәгыйль хәзрәт, ике ай элек кенә сайлап куелган имам-мөхтәсиб буларак, Әлмәт җирлегендәге дини эшчәнлекне нәтиҗәлерәк итү буенча уй-фикерләре белән дә уртаклашты. Мәчет имамнары, җирлекнең хөрмәтле, зыялы һәм алдынгы фикерле кешеләре белән берлектә очрашулар, түгәрәк өстәлләр узуын һәм алар барышында яшьләрне, мөселман кардәшләрне төрле спорт һәм башка чараларга җәлеп итү мөмкинлекләре булдыру турында сөйләшүләр баруын да хәбәр итте.

- Кырыслык белән генә мөселманнарны дини эшләргә җәлеп итү нәтиҗә бирми бит. Бары тик үзара сөйләшеп һәм киңәшләшеп эшләү генә файда китерә. Һәм мин үз эшчәнлегемдә шушы юлны сайладым да. Дини гаиләдә үскәнгә күрә, белем эстәүгә зур игътибар биреп килдем. Төркиядә дә укыдым. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән 13 ел Лениногорскиның имам-мөхтәсибе булып эшләдем, ә хәзер менә Әлмәткә килдем. Биредә мин мәдрәсәдә дә белем алган идем. Алдыма куелган бурычларны үтәрмен, бар да яхшы булыр дип уйлыйм. Иманым камил, алга таба мәчетебезгә халык тагын да күбрәк йөрер. Раббыбыз барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, безгә бәхет, сәламәтлек, га-иләләребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәрәкәтен иңдерсен, - диде Исмәгыйль хәзрәт, очрашуга йомгак ясап.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса