Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районы мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча күчмә турнир узды

Ярышларда Әлмәт районы мәчетләренә йөрүче 12 команда катнашты.

Узган ял көннәрендә Габдрахман авылының футбол кырында беренче тапкыр Әлмәт мөхтәсибенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир узды.

Чараны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин турнирның максаты – мөселманнарны спортка тарту һәм футболны популярлаштыру гына түгел, ә иң мөһиме-район мөселманнары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, дип билгеләп үтте.

Җанатарлар-район мәчетләренә йөрүчеләр һәм Габдрахман авылы халкы барысы өчен дә бертигез җан аттылар. 

Нәтиҗәдә, турнир җиңүчесе булып Әлмәт шәһәренең беренче мәхәллә командасы танылды, икенче урынны Урсалы мәчете командасы, өченче урынны Колшәрип авылы мәчете командасы яулады.

Призерларны медальләр, дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр, ә турнир лидеры булган команда 27 июньдә Арчада узачак мини-футбол буенча республика турнирында катнашу мөмкинлегенә ия булды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлап, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин барлык катнашучыларга да матур уен һәм ярышлар вакытында дустанә атмосфера өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир ел саен Әлмәт районында үткәреләчәк. Футболдан тыш, мөхтәсибәтнең башка спорт төрләре буенча да турнирлар үткәрү планында бар.

Чара тәмамланганнан соң, ярышларда катнашучылар күмәк өйлә намазын укыдылар, вәгазь тыңладылар һәм табигатьтә бәйрәм өстәле артында дустанә аралашуны дәвам иттеләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса