Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә яңа имам-мөхтәсиб сайланды

5 май көнне Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетендә яңа имам-мөхтәсиб сайланды.

Шактый киң яңгыраш алган шау-шулардан соң, Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әлеге вазифадан китүе турында гариза бирде.

Әлеге урынга биредәге мәдрәсәне тәмамлаган, бүгенге көндә Лениногорск районы имам-мөхтәсибе булган Исмаил хәзрәт Сингатуллин билгеләнде.



Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Диния нәзарәтеннән һәм Президент аппаратыннан вәкилләр, Әлмәт муниципаль районы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү секторы мөдире Илшат Котбиев, район һәм шәһәр имамнары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса