Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Шәһәркүләм ифтар яки авыз ачу

Гадәттә безнең әти-әниләр, әби-бабайлар «авыз ачабыз», «авыз ачтырабыз» дип сөйләшәләр иде.

Ул вакытта халык арасында ифтар дигән сүз ишетелмәде кебек. Бүген исә, ислам диненә бернинди каршылык булмаган һәм шактый яшьләр гыйлем туплап кайтканнан соң, халыкта ифтар сүзе дә киң кулланылышка керде. Ифтар үткәрү - авыз ачтыру юмартлыкка бер билге булып тора. Хәзер ифтарларны шәһәрләрдә зурлап йөзәрләгән кеше өчен үткәрәләр. Башкалабыз Казанда, Чаллыда, Түбән Камада инде ничә еллар шундый зур мәҗлесләр уза. Әлмәт муниципаль районында да ел саен Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеттә ифтар үткәрелеп килде. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү секторы мөдире Илшат Котбиев әйтүенчә, быелгы ифтарны үткәрү турында район башлыгы Тимур Нагумановка хәбәр ителгән. Хәзер төгәл датаны көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса