Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Хуш киләсең, Рамазан!

Миллиард ярымнан артып киткән ислам дөньясы олуг кунак – Рамазан аен көтә.

Берничә төннән күк йөзендә шәгъбан ае югалып, Рамазан ае туачак. Быел ул 13 апрельдә башлана.

Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте белән кайбер ай һәм көннәрне башкалардан өстен, мәртәбәле кылды. Унике айның солтаны - Рамазан ае.

Аллаһ Тәгалә бу айны башка айлар арасыннан Коръән иңдерү һәм фарыз руза өчен сайлап алды. Рамазан рузасын гөнаһ-хаталарның кичерелүенә сәбәп итте.

Рамазан – күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлыктыр. Әмма, кайбер кешеләр рамазан сүзен ишеткәч тә, аларның күңелләрендә шатлык хисләре урынына, ниндидер ризасызлык барлыкка килә. «Рамазан? Әә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә», һ.б...

Аллаһының кунагын көтмәгәндә оешмага башкаладан килеп төшкән явыз ревизор кебек кабул итү дөрес түгел. Рамазан ае безне нәрсәдәндер мәхрүм итәр өчен түгел, бәлки, киресенчә, Раббысы тарафыннан капчык-капчык бүләкләрне тарату өчен килә. Иман ияләре бу кунакны һәр шәһәр һәм авылга, һәр мәчет-мәхәлләгә, һәр өйгә, гаиләгә һәм һәр йөрәккә кертеп, ай дәверендә аның бәрәкәт капчыкларын бушаталар. Изге кунак бер капчыгыннан бүләк таратса, икенче капчыгына бәндәләрнең изге айда кылган изгелекләрен җыя. Соңыннан ул капчыкны Раббысы хозурына алып кайта.

Әлбәттә, Рамазан ае ризык һәм эчемлектән тыела торган ай гына түгел. Рамазан изгелек ае, шуңа күрә Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.

Пәйгамбәребез әйтте: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас. Күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: «Әй, изгелек сөюче, изгелеккә омтыл. Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл». Бу айда, Аллаһ Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр, «Уттан котылу Рамазанның һәр кичендәдер».

Һәр эшнең үз вакыты, үз фасылы бар. Игенче кыштан сабанын хәстәрли. Яздан чәчә, көздән җыя. Кайбер үсемлекләрне көздән чәчү хәерлерәк була. Шуның кебек, изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт - Рамазан ае.

Аллаһка шөкер, халкыбыз изге рамазан утын мең елдан артык сүндерми саклап килгән. Газиз әбиләребез һәм бабайларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән, аның чыннан да ашарга әйберсе булмаган, җәйге челләләрдә урак өстендә дә руза тотканнар. Сусаудан авыз-иреннәре ярылган. Урактан кайтуга әзер табыны да көтмәгән. Хәзерге кебек мәчеткә барып та авыз ачып булмаган. Эссегә түзә алмый кар базларына төшеп суына идек, дип сөйлиләр иде.

Әгәр иманнары нык булмаса, алар шулай эшләрләр идеме? Бу аларның ни дәрәҗәдә иманнарына тугры, никадәр сабыр булуларын күрсәтә. Бүген безне кулыбызга урак тоттырып көненә кырыгар сутый уңыш җыярга басуга кумыйлар. Калак белән су каптырып рузалы булуыңны тикшереп йөрмиләр.

Күпләр суыткычлы өйләрдә яшиләр, суыткычлы машиналарда йөриләр. Кызып китсәң, тәһарәтләнергә, госелләнергә суы килеп тора. Шөкер, сәхәренә-ифтарына да ризыгы мулдан. Әгәр шундый авыр заманнарда әби-бабайларыбыз саклап калган әманәтне без бүген күпкә җиңел тормышта саклый алмасак, Аллаһ бездән разый булмас.

Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, борчыласың. Кунак килер алдыннан әниләребез дә борчылып бетәләр. Токмачым куермасмы, бәлешем тишелмәсме… Изге кунакны көтү дә бераз борчу сала. Кемдер көчем җитәрме, икенче берәүләр кан басымы артмасмы, дип кайгыра. Аллаһтан ярдәм сорарга, Аның ярдәменә таянырга кирәк.

 

Табиб киңәше

Дамир СОЛТАНОВ, табиб-инфекционист:

 

Уразага алдан әзерләнә башларга кирәк.

Дару эчүчеләргә әкренләп организмны ике тапкырга көйләргә. Уразага терелеп керергә. Иртәнге ашны калдырмаска, ә төшке ашны киметеп, кичке ашны җиңелрәк ашарга.

Ифтарда намаз укыганчы 1-2 стакан баллы су эчеп куярга. Бер стакан суга 1 балкашык бал исәбеннән. Ифтарда җиңел ризыклар ашарга. Әйтик, яшелчә, җиләк-җимеш, күркә, тавык ите, балык. Ләкин артык күп ашарга ярамый. Күп ашаудан яңа чирләр барлыкка килергә яки булганнары көчәеп китәргә мөмкин. Ашаганнан соң ук эчү дә дөрес булмый. Авыз ачканнан сон 2-3 сәгать үткәч, әз-әзләп эчәргә кирәк.

Сәхәрне калдырырга кирәкми. Ул көне буе энергия бирә. Углеводларга бай ризыклар ашарга. Әйтик, карабодай боткасы, борай. Борай боткасы бик нык көч-энергия бирә. Шулай ук аксымлы ризыклар: йомырка, күркә, тавык итләре, салатлар. Ашый башлаганчы 1-2 стакан бал бутаган су эчеп куярга киңәш итәм. Чөнки балда бик күп микроэлементлар бар. Сәхәргә баллы, тозлы әйбәрләр ашарга кирәкми. Кофе эчмәскә. Шулай ук кавын-карбыз кебек сидек кудыра торган ризыкларны да тәкъдим итмим. Чөнки микроэлементлар су белән чыгып беткәч, көне буена авыр була.

Дарулар төрле. Кайберләрен икегә бүлеп була, ә кайберләрен алай кабул итү мөмкин түгел. Шуңа да табиблар белән киңәшергә кирәк. 3-4 тапкыр эчә торган даруларны көнгә бер тапкыр гына эчә торганнары белән алыштырып булырга мөмкин. Ләкин, сәламәтлегегезгә зыян килә торган булса, ураза тотудан тыелырга кирәк. Аллаһ кичерүче.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса