Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районы имамнары өчен очрашу уздырылган

“Нур” мәктәбендә балалар өчен намаз бүлмәсе дә бар, анда хәтта бәләкәй генә мөнбәргә кадәр ясап куйганнар. Балаларга кечкенә чапаннар да тектергәннәр.

5 март көнне Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт “Нур” мәктәбендә имамнар белән очрашкан. Очрашу барышында имамнар “Нур” мәктәбе эшчәнлеге белән танышканнар. Фәһим хәзрәт аларга мәктәпне, кабинетларны, намаз бүлмәсен күрсәткән


Менә шушылай матур татар орнаментлары белән тектердек, балаларның кечкенәдән үк чалма-чапанга мәхәббәтләре уянсын өчен”, – дип аңлаткан Фәһим хәзрәт. “Балалар азан әйтәләр, намазлар укыйлар, хәтта җомга намазын да үзләре укыйлар”, – дигән.

Имамнар шулай ук, классларны, дәрес барышын караганнар. Балалар кунакларга төрле дәресләр күрсәткәннәр. Очрашу чәй эчү белән тәмамланган. Очрашудан имамнар бүләкләр белән таралды, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса