Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бәкенең Крещение коенуларына әзерлеген тикшерде

Шәһәр күлен Крещение коенуларына «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәге әзерләде. Аның куркынычсызлыгын коткаручылар бәяләде.

Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару посты башлыгы Фәсхетдин Сыраев сүзләренә караганда, коену урыны бәйрәмгә әзер диярлек. Иртәгә коткаручылар өстәмә төшү урыннары ясаячак.  Боз калынлыгы турында да борчылырга кирәкми: хәзер ул 45-50 смны тәшкил итә, ул 3-5 тонна авырлыкка түзә. Мондый калынлык чарада булачак кешеләр саны өчен куркынычсыз.


Шәһәр күлендәге су иртәгә, 18 гыйнварда, 22:00 сәгатьтә изгеләндереләчәк. Шуннан соң традицион коену башланачак. Бу вакыт эчендә ул урында полиция, ашыгыч ярдәм, коткаручылар, волонтерлар кизү торачак.


Ямаш авылында да саклык чаралары күреләчәк. Биредә яшәүчеләр 20:30 сәгатьтән соң изгеләндерелгән су белән коена ала.


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: "Крещениегә исерек килеш килмәгез һәм үзегез белән кечкенә балаларны алып килмәгез!"


Исерек хәлдә булган кешенең су коенганнан соң кан тамырларының спазмы булырга мөмкин, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - ди Фәсхетдин Сыраев. - Һәркемгә үз мөмкинлекләрен дөрес бәяләсен иде, шулай ук табиб белән дә киңәшләшергә кирәк". 


Шулай ук дин тотучыларга Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик таләпләре турында да онытырга ярамый. Киенү урыннарында һәркемгә индивидуаль битлектә булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса