Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов: «Мәчетләрнең ябык булуы ураза тотуга комачауламый»

Мөселманнар Рамазан аена керде. Әмма коронавирус пандемиясе изге айга үз төзәтмәләрен кертте

Үзгәрешләр байтак – мәчетләр ябык, аларга хәтта сәдакә бирү өчен дә килү тыела. Шулай да мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлекләре булачак.

«Мәчетләр ябыла икән, һәр мөселманның йорты мәчеткә әверелә», ди Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. Мондый Рамазан аеның әле булганы юк иде: вәзгыять шартларында халыкка җыелу рөхсәт ителми, мәчетләргә килергә ярамый. Тыюлар ураза тотуга кагылмый, билгеле. Ифтар ашлары уздыру, бергәләп намаз укулар гына булмаячак.

- Мәчетләрнең ябык булуы ураза тотуга комачауламый. Бары тик бу айда мәчеттә бергәләп укыган өстәмә намаз гына узмаячак. Ул өстәмә, мәҗбүри түгел. Әмма аны да өйләрдә, гаилә белән дә, аерым да укырга була, ди Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Мохтаҗларга ярдәм булачак

Сәдака тапшырулар быел онлайнга күчерелә. Моннан тыш, ярдәм күрсәтүнең башка мөмкинлеге дә булдырыла – мөхтәсибәт «Татнефть» компаниясе ярдәме белән берлектә мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тапшыруны оештыра. Хәйрия ярдәме республиканың көньяк-көнчыгышын колачлаячак.

- Без ланч-бокслар әзерләдек. Мохтаҗларга булышырга теләүчеләр булса, мәчеткә мөрәҗәгать итә ала. Ризыкларны волонтерлар таратачак, кешеләрнең өйләренә илтеп тапшырачаклар, - дип аңлатма бирде Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Чикләүләрнең кайчан гамәлдән чыгарылачагы билгеле түгел. Анысы рәсми карар нигезендә генә хәл ителәчәк. Ә әлегә Ураза бәйрәмне дә онлайн режимда уздыру турында сүз бара. Иң мөһиме, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк, ди имам-мөхтәсиб, киресенчә, Рамазан аенда яхшылыкка өмет итәргә, хәер-догада булу сорала:

- Аллаһы Тәгалә һәр чорда кешеләргә сынауларын җибәреп тора. Бөтен дөнья халкы бүген шушы сынаулар белән каршылашты. Мондый хәл булуга да карамастан, уразаларыбызны тотыйк, догаларыбызны кылыйк һәм хәлебездән килгән кадәр ярдәм күрсәтик. Уразалар, догаларыбыз кабул булып, җир шары күләмендәге бу авырудан шифаларын биреп, Аллаһы Тәгалә безне иминлектә күрештерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса