Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Татар азаны» укучыны бүләк көтә

Бәйге ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына багышлана.

Конкурс «Рухи моң» республикакүләм проекты кысаларында үткәрелә. «Татар азаны»нда катнашу өчен татар аһәңе белән әйтелгән азанны видеога яздырып, аны оештыручыларга юлларга кирәк. Моны берничә юл белән башкарырга була.

  • ·Инстаграмда пост итеп яки сториста @ruhi.mon аккаунтын билгеләп, #татаразаны хештегы белән видеоны үз сәхифәңә урнаштырырга һәм видео астына «Татар азаны» халык бәйгесендә катнашам» дип язарга кирәк.
  • Үз видеоңны @ruhi.mon аккаунтына, директка җибәрү мөмкинлеге бар.
  •  Видеоматериалны бәйге оештыручыларына электрон почта (tatarazan@mail.ru) белән юлларга була.

Бәйгенең максаты - татар азаны әйтелеше үрнәген ачыклау. Жюрига кертелгән дин һәм милли көй өлкәсендәге белгечләр шуңа да авазларның дөрес әйтелеше белән үтемле рухи милли яңгырашта азан башкаруга игътибар итәчәк.

Фестивальнең җиңүчесе һәм призерлар дипломнар, акчалата бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, «Татар азаны» җиңүчесенең азаны көнгә биш тапкыр радиода яңгыраячак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар быелның 16 маена кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләрне 24 майда игълан итәчәкләр.

Белешмәләр өчен телефон: +7 927 443-34-04. Бәйге турында ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса