Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

ТР оперштабы Казанга коронавирус белән авыручыларның рейсларын хәбәр итте

Мәскәүдән дүрт рейс белән кайткан пассажирлардан үз-үзләрен изоляцияләүне һәм үзләре турында кайнар линиягә хәбәр итүләрен сорыйлар.

Коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы Covid-19 авырулары кайткан Мәскәү-Казан рейсларын атады.

Өч авиарейс пассажирлары риск зонасында:
SU 1196 (12 мартта килде),
SU 1276 (17 мартта килде)
SU 1278 (18 мартта килде).
Моннан тыш, коронавирус белән авырган бер кеше Татарстан башкаласына Мәскәүдән поезд белән килгән, сүз 024 М поездындагы 6 нчы вагон турында бара.

Оперштаб әлеге рейсларда килгән барлык кешене 14 көн дәвамында үз-үзләрен изоляцияләү өчен өйдә калырга сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын сакларга, шулай ук бүлмәләрен җилләтергә кирәклеген искәртә.

Аталган рейслардагы пассажирлардан урындагы хастаханәләргә яки кайнар линиягә (8-800-222-59-00) хәбәр итүләрен сорыйлар. Ул көн саен 7.30-20.00 сәгатьләрдә эшли. Авыру билгеләре килеп чыкса, табибны өйгә чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса