26 август 2018 яңалыклары
-
Алабугада Япониядән килгән студентлар өчен Сабантуй оештырдылар
КФУда стажировка үтү программасы кысаларында Канадзава шәһәре университетыннан килгән студентлар Алабугада булды.
-
Пешерергәме? Кыздырыргамы?
Көндәлек туклануыгызны сәламәт дип әйтеп булсын өчен, дөрес ризыклар сайлау белән беррәттән, аларны тиешенчә әзерли дә белергә кирәк.
-
Хәлсезлекнең сәбәбе – дөрес тукланмау
Әгәр тиз арыйсыз икән, димәк, сезнең туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнар, минераль матдәләргә бай түгел. Азык-төлек организмга көч кертергә, нервларны тынычландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.
-
Үпкә, гайбәт кайчан туа?
Сөйли белсәң – сүз, сөйли белмәсәң – күз булган бу. Татар эстрадасындагы хәлләрне әйтәм. Әллә нинди гайбәт оясын хәтерләтә башлады сәхнә мөнбәребез. Бер-берсе турында яман сүзләр әйтешәләр, җыр бүлешәләр. Теге яки бу җырга кагылмагыз дигән сүзләр соңгы вакытта бигрәк еш ишетелә башлады. Хәтта ки классик җырларның да хуҗалары табылды.
-
Нарат ылысының файдалы үзлекләре
50 г яңа җыелган яшь нарат ылысын 2 стакан суга салырга, 20 минут кайнатырга һәм 2 сәгать төнәтергә. Сөзәргә, тәменчә бал кушарга. Ылыс төнәтмәсен көненә 0,5 стакан эчәргә ярый. Ул бөер чирләре булганда, онкология вакытында файдалы. Нарат ылысын көзен һәм кышын җыярга кирәк, бу вакытта ул аскорбин кислотасы, эфир майларына...
-
Саха театры җитәкчесе Дания Нуруллинага бриллиант бүләк иткән
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллинага якут режиссеры, Саха театры җитәкчесе Андрей Борисов Саха Академия театры сәхнәсендә бриллиант бүләк итте. Бу турыда Якутия җирле басмасы хәбәр итте.