25 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Синоптиклар Татарстанда иртәгә дә кар явачак дип фаразлый
Төнлә һава температусы -4..-9 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә -1..-6 градуска кадәр җылытачак.
-
Татарстанда водолазлар биш көн элек югалган балыкчының мәетен боз астыннан табып алган
70 яшьлек ир-ат Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә боз астына убылып төшкән.
-
Әлмәт медицина хезмәткәрләре волейбол буенча көч сынаша
Әлмәттә медицина хезмәткәрләренең унбишенче спартакиадасы дәвам итә.
-
Ришатның: “Татарга моң кирәкми – шоу кирәк” дигән сүзләре Лилиянең ачуын чыгара
Ришатның “Татарга моң кирәкми – шоу кирәк” дигән сүзләре Лилиянең ачуын чыгарган. “Мин сәхнәгә чыктым, матур җырлыйм, мине яратагыз, дип кенә тамашачыны үзеңә каратып булмый. Димәк, аларга синең матур, моңлы итеп җырлавың гына җитми. Эзләнергә, яңалык кертергә, бер туктаусыз үз өстеңдә эшләргә кирәк” – дип Лилия Хәйруллина бу мәсьәләгә үз фикерен белдерде.
-
Рөстәм Миңнеханов әниләрне Халыкара бәйрәм белән котлады
Татарстан Президенты Instagramдагы битендә әнисе Миңнеханова Вәсига Мөбарәк кызының фотографиясен урнаштырган.
-
Юл һәлакатендә өч машина бәрелешеп, бер кеше үлгән
Казан кырыендагы Боровое Матюшино янында, өч машина бәрелешеп, һәлакәттә бер кеше үлгән, балалар зыян күргән.
-
Россия Хезмәт министрлыгы: Хатын-кызлар декрет ялы чорында өстәмә белем алырга мөмкин
2020 елдан башлап биш ел дәвамында һәр елны 38,5 – 49 мең хатын-кызны бала ялы вакытында яңадан укыту планлаштырыла.
-
Табиблар артык су куллану зыянлы булуы турында кисәтте
Олы кеше су куллануны көненә 3-4 литрдан да арттырырга тиеш түгел.
-
Әлмәтлеләр "Син-эшмәкәр" программасында катнаша ала
Татарстанда "Син-эшмәкәр" федераль проектының белем бирү программасында теркәлү дәвам итә.
-
Дамир Фәттахов яшьләр сәясәтен яңарту кирәклеген әйтте
Татарстан яшьләр эшләре министры башлыгы "Мәскәү – Татарстан күпере" форумында чыгыш ясады.
-
Нинди бүләк ришвәт булмый?
Узган ел белән чагыштырганда, мәгариф өлкәсендә ришвәтчелеккә бәйле мөрәҗәгатьләр саны ике тапкыр кимегән.
-
Мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр белән очрашты
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән ай саен оештырыла торган түгәрәк өстәл узды.
-
Татарстанда 112 операторы иргә хатынын бәбиләтергә ярдәм иткән
Йөкле хатын тулгаклый башлагач, Казан кешесе 112 бердәм экстрен хезмәтенә шалтыраткан. Оператор телефон аша бала таптырырга ярдәм иткән.
-
Мәктәптә Яңа ел булмаска мөмкин?
Мәгариф министры урынбасары мәктәптә Яңа елны уздыруны ата-аналар хәл итәргә тиеш диде.
-
“Ак Барс” хоккейчысы Данис Зарипов 600нче очкосын җыйды
“Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының лидерын җиңде.