21 март 2018 яңалыклары
-
Өстәп тә түләрләрме?
Юлда ике машинаның бер-берсенә килеп төртелүе – гадәти хәл. Хәзер моңа артык игътибар да итмибез кебек. “Алла сакласын!” дибез дә, юл һәлакәтенә юлыгучылар яныннан тизрәк узып китәргә тырышабыз. Башына төшкәннәр белә: зыян күрү – бер хәл, бәрелгән машинаны төзекләндерүгә иминият акчасын алу өчен дә шактый тир түгәргә туры килә. Түләгән кадәресе “тимер ат”ны яңартырга җитмәскә дә мөмкин. Тик бу хәл озакка түгел: ОСАГО буенча акча түләүгә бәйле яңалык бар!
-
Әлмәт эшмәкәрләренә ярдәм бар
Район башлыгы урта һәм кече бизнес вәкилләре белән янәдән очрашты. Мондый турыдан-туры аралашулар нәтиҗәсен бирә, эшмәкәрләрне борчыган сораулар кими бара.
-
Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы тоткарлаганнар
Түрәнең өендә тентү уздырганнар. Водопьянова янап акча алуда шикләнә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Римма Никитина: "Элвин Грей җырымны тыңлады да качты"
Яшь җырчы Римма Никитина Радикка багышлап “Өйлән давай!” дигән җыр язган иде. Күпләр кызны Элвин Грейга гашыйк булган, хәтта кияүгә чыгарга җыена дип сөйләде. Ә чынлыкта ничек соң
-
ОДНга “дару” таптык...
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясендә ниләр язылганын аңлыйбызмы? Әллә инде бурыч җыелмасын дип кенә түләп барабызмы? Сер түгел, күбебез кәгазьдәге саннарны тикшереп тә тормый, суммасын да санап азапланмый. Ә менә идарәче оешмаларның күрсәткән хезмәтләренә тоткан су, җылылык өчен күпме акча килгәненә борчылучылар да шактый икән. Бу хакта кичә “Татар-Информ” мәгълүмат үзәгендә җиткерделәр.
-
Кырым күпереннән беренче автомобиль майда үтәчәк
Кырым күперен билгеләнгән вакыттан алда файдалануга тапшыруны планлаштыру максатында быел майда пассажирларны йөртү өчен җиңел транспорт һәм автобуслар юлын ачарга ниятлиләр.
-
Хатын-кызга да алимент түләү каралган
Әмма аны күпләр "оныта".
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникада түләүле коляска урыны турында аңлатма бирде
Видеокамералар урнаштырганнан соң коляскаларны саклаган өчен түләү алынмаячак, дип әйттеләр министрлыкта.
-
Менделеевск колониясендә бер хөкем ителүче үзенең авызын тегеп куйган
Менделеевскидагы 10нчы колониядә хөкем ителүче үзенең авыз кырыйларын тегеп куйган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.