Әлмәттә ел башыннан бирле электр самокатларында юл-транспорт һәлакәтендә 25 кеше зыян күргән
Ел башыннан Әлмәт үзәк район хастаханәсенең травмпунктына электр самокатлары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнгән 25 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 6сы-балалар. Чагыштыру өчен: 2025 елда травмпунктка 22 зыян күрүче кергән, шул исәптән 7 бала. Мондый хәлләр саны югары булып кала бирә.