Җәй ае – яңа гына тормыш корып килүчеләр, ягъни яшь парларга туй үткәрү өчен менә дигән ел фасылы. Кышын салкын тия дип курыксалар, җәен – җылы була, көзен яңгыр явачак, дип фаразласалар, җәйнең яңгыры да җылы. Бәлки, шуңа да халык җәйне мәҗлес алып баручылар өчен акча айлары дип әйтәдер? Хәер, алар бу турыда үзләре дә яшерми. Татарстанның танылган тамадалары җәй айларын ничек үткәрергә планлаштыра.