29 сентябрь 2018 яңалыклары
-
"Сабыр канатлары сынды - ун айлык улын күтәреп авылга кайтып китте"
Әнисәнең гаилә тормышы бик бәхетле башланган иде. Гомәр белән икесе дә бер авылдан булганга, туйны бик зурлап уздырдылар. Ике яктан да кода-кодагыйлар, туган-тумачалар кайткан, кыйбатлы бүләкләргә күмделәр.
-
Әлмәттә "Коръән Кәрим"не тәрҗемә иткән бердәнбер ханым белән очрашу көтелә
4 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә әлмәтлеләр “Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе” хезмәтенең авторы, дөньякүләм масштабтагы профессионал, мөселман дөньясының җәмәгать эшлеклесе Валерия Прохорова белән очраша алачак.
-
“Гомерләр үтә” җырын кем яхшырак башкара: Elvin Greу’мы, Рафаэль Латыйповмы? [бәхәс куера]
Берничә ел элек Рафаэль Латыйповның башкарган “Гомерләр үтә” җырын бик яратып тыңлаган идек. Хәзер аның тагын бер башкаручысы бар. Elvin Grey ул җыр белән үзенең һәрбер концертында яратып чыгыш ясый.
-
Казан кибетендә корал кулланып ир-атны тоткарлау видеосы турында полиция аңлатма бирде
Полиция хезмәткәренең пистолет күрсәтеп, ир-атны кибеттән чыгаруы турында видеоязма социаль челтәрләрдә таралды.
-
Әти-әниләре кияүгә: “Алып кит, зинһар, бөтен пенсия акчабызны талап эчә” [гыйбрәт өчен]
Бу хәл әле пенсиягә чыгасы елларда булган иде. Пенсия өчен төрле кәгазь-документлар җыештырып йөрим, шунда бер оешмада секретарь булып утыручы таныш хатын бурычка акча сорады. Бераз запасым бар иде, ярый, кич өемә килерсең дидем. Ә ул, кичне көтеп тормыйча, эшен калдырып артымнан ук килеп тә җитте.
-
Төркиягә “Тропикаль депрессия” гарасаты якынлаша
Гарасатның Әгәй диңгезе буендагы районнарга зыян китерү ихтималы зур.
-
2018 елда Татарстанда торак төзелеше планы 70 процентка диярлек үтәлгән
Ел башыннан Татарстанда 1,6 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.
-
1 октябрьгә кадәр Татарстанның барлык социаль объектларына җылылык бирелергә тиеш
Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада ягып җылыту сезонын башларга кушты.
-
Чын балны ничек танырга? Татарстан умартачыларыннан киңәшләр
Белгечләр балны таныш умартачылардан гына алырга киңәш итә.
-
“Хәләл сырадан тыелырга кирәк”
Бер танышым, “Балтика” оешмасы җитештергән хәләл сыра савытын фотога төшереп, телефоныма җибәрде. Алкогольсез дип сатылган сыра күргән бар. Ә монда хәләл тамгасы сугылган бит! Әлеге хәл бик аптырашта калдырды. Чөнки “хәләл сыра” төшенчәсе үзе үк акылга сыймый. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс бу уңайдан үз фикерен белдерде.
-
Төркиядә татар теле курслары ачыла
Дәресләр Истанбулның 29 Май университетында узачак.
-
Татарстанда ике егет исерек ирне кыйнаган һәм әйберләрен урлаган
Җинаятьчеләр ир-атка Химиклар урамындагы йорт янында ташланган, курткасын салдырганнар, кесә телефонын, акчаларын һәм документларын урлаганнар.
-
Көзге чакырылышта Россия армиясе 130 мең кешегә артачак
Көзге чакырылыш турында карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
-
Алинә Заһитова Оберстдорфтагы турнирда ике дөнья рекорды куйды
Оберстдорфтагы чыгышы вакытында ирекле программада Алинә Заһитова 158,50 балл җыйган.
-
Күзләренә кара…
Күзләр – күңел көзгесе, дибез. Аларда кешенең эчке халәте генә түгел, ә организмның сәламәтлеге дә чагыла. Күз һәм аның тирәсендәге үзгәрешләр органнардагы җитешсезлекләрне, гормональ тайпылышларны, витамин җитмәүне ачыкларга ярдәм итә.