4 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлмәт паркында бәйрәм концерты узды [+ФОТОЛАР]
Бердәмлек көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концерты башка еллардан аермалы буларак спорт стилендә узды.
-
Ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган
Чаллыда ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Мотоциклны Чаллы кешесе запас частьләрдән үзе җыйган була. 24 һәм 29 яшьлек егетләрне яшәгән урыннары буенча – Ульяновск өлкәсендә "кайнар эз"дән кулга алалар.
-
Карбызны кышка саклау буеча КИҢӘШЛӘР
Карбызны барыбыз да яратабыз, аныӊ белән рәхәтләнеп сыйланабыз. Алдагы елларда сатучыларда июль айларында күренә торган карбызлар быел май ахыры-июнь башында ук безгә килеп җитте. Кызганыч, инде карбыз сатучылар бу эшләрен акрынлап туктаталар, карбызны бик ашыйсы килсә бары кыйммәтле супермаркетларда гына алырга мөмкин булачак. Сагынып көткән Яӊа ел табынында карбыз булса, ул тагын да ямьлерәк булыр иде. Ә бит карбызны бәйрәмгә кадәр сакларга була диләр.
-
Ял көннәрендә синоптиклар Татарстанда юеш кар, яңгыр һәм бозлавык фаразлый
Бүген көндез һаваның максималь температурасы минус 2 градустан плюс 2 градуска кадәр булачак.