29 октябрь 2017 яңалыклары
-
Педофилларга җәза
Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая 12 яшькәчә балаларга карата җенси җинаять кылучыларны гомерлеккә иректән мәхрүм итәргә тәкъдим итә.
-
Тунны дөрес сайла!
Кышка керергә санаулы гына көннәр калды. Кар булмаса да, күңел белән без инде күптән кышта. Карлы-буранлы көннәргә әзерләнәбез. Кайсы гына хатын-кыз күз явын алырлык тун турында хыялланмый икән?! Бүген бик күпләр чәшке тунга өстенлек бирә. Сәүдә нокталарыннан аны төрле бәягә сатып алырга мөмкин. Тик кайберләре карап торышка гына матур. Араларында чәшке тиресеннән тегелмәгәннәре дә бар. Аны аера белергә кирәк.
-
Алимент урынына - пенсия
Дәүләт Думасында алимент түләтүгә кагылышлы яңа закон проекты каралырга тора. Ул шуннан гыйбарәт: алимент түләргә тиешле кешене бер ел дәвамында табып булмый, шул вакыт эчендә аның кайда яшәгәнлеге ачыкланмый икән, ул “хәбәрсез юк булган” санала һәм аның баласына туендыручысын югалтканнарга бирелүче пенсия түләнә башлый.
-
"Простоквашино" мультфильмының яңа серияләре кайчан чыгачагы билгеле булды
“Союзмультфильм” “Простоквашино” мультфильмының яңа сериясе чыгуын хәбәр итә. Танылган “Простоквашино” мультфильмының яңа сериясе Эдуард Успенский әсәрләре буенча 2018 елда гыйнвар ахырында чыгачак.
-
Республика имамнары туган телне сакларга өндәде
Җомга көнне республикабызның барлык мәчетләрендә туган телгә багышланган җомга вәгазьләре укылды. Дин әһелләре мөнбәрләрдән мәчеткә килүче дин кардәшләренә бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән газиз халкыбызның телен кадерләп сакларга һәм аны өйрәнергә чакырды.
-
1 ноябрьдән Россиягә Төркиядән томат кертелә башлый
Россия Министрлар Кабинеты 1 ноябрьдән төрек томатларын кертүне рөхсәт итте. Томатны читтән кертү Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән квоталар белән чикләнәчәк, диелгән Россия хөкүмәтенең 26 октябрьдән булган карарында.
-
Җепшек кар, томан һәм бозлавык көтелә
Синоптиклар фаразы буенча бүген, 29 октябрьдә, болытлы һава, урыны белән томан, юлларда бозлавык булуы мөмкин.
-
Инсульттан ничек сакланырга?
Һәр елны 29 октябрь көнне Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне билгеләп үтелә. Төбәкара клиник диагностика үзәгендә оештыру аналитика бүлеге җитәкчесе Илья Гавриков әйтүенчә, инсульт – ул баш миендә кан әйләнеше кинәт бозылуны аңлата.