Әлмәт таңнары

3 июнь 2015 яңалыклары

  • 3 июнь 2015 - 19:17
    Имтихан вакытында укучы кызның хәле начарланган
    Укучы кызның имтихан барышында хәле начарлангач, ашыгыч медицина ярдәмен чакырталар.
    453
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 18:45
    Яшен сугып йорт-җирсез калганнар
    Яшен сугу аркасында йорт, сарай, мунчага ут капкан.
    390
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 11:14
    «Түбәтәй» Әлмәткә килеп җитәрме?
    Әнә шундый исем астында тиздән Татарстан фастфуды дөнья күрәчәк. Казанда 16 июньдә «Түбәтәй» тиз туклану челтәренең беренче ноктасы ачылачак. Башкалада аларның саны ун булырга тиеш. Шуннан соң аны Әлмәттә һәм республиканың башка эре шәһәрләрендә дә ачу күздә тотыла. «Түбәтәй» - өч яшь эшмәкәрнең идеясе. Ә 20 млн сум акча белән...
    406
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 10:58
    Әлмәтлеләр җәйге спартакиадада көч сынашты
    Татарстанның урта-һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының II спартакиадасына йомгак ясалды. 30 май-1 июньдә Казанда үткән ярышларда 73 уку йортыннан меңнән артык спортчы катнашты. Алар җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, йөзү, милли көрәш буенча көч сынаштылар. Татарстанның урта-һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының II спартакиадасы җәйге этабы гомумкоманда зачетында Әлмәт политехник техникумы, Түбән...
    489
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 10:57
    Ашыгыч ярдәм машинасында үлгән
    Ир белән хатын төне буе хәмер эчеп чыгалар. Иртәнгә алар арасында низаг башланып китә. Ир түзмичә пычакка тотына һәм хатынына берничә тапкыр кадый. Бу хәл Зәй шәһәрендә була. Хокук сакчылары җинаятьчене тоткарлыйлар. 53 яшьлек эшсез ир үзенең гаебен таный. Хатын ашыгыч ярдәм машинасында табибларга алып барганда җан бирә. Үтерү маддәсе...
    599
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 10:55
    Әлмәт Сабантуе сезне көтә!
    Сабантуй татар милли бәйрәме Әлмәттә быел 7 июньдә булачак. 10 сәгатьтә Үзәк мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү була. Ипподромда ат чабышлары 11 сәгатьтә башланачак. Үзәк мәйданда спорт программасы, балалар мәйданында балалар өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк. 13 сәгатьтә ипподромда концерт башланып китәчәк. Анда татар эстрадасы йолдызлары...
    206
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 08:30
    БДИда шпаргалка белән тотылып, имтиханнан куылган
    Егет кагыйдәләрне бозып, имтихан тапшырырга уйлаган.
    411
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 08:28
    Сырхауханәдә кабул итмәгәч, ир өенә кайтып үлгән
    65 ирлек үзенең участок табибына "Йөрәк тирәсендә авырту сизәм", - дип килә. Табиб аны тиз арада яткырырга кирәк дип, кабул итү бүлегенә җибәрә. Әмма ирне анда кабул итмиләр. Пенсионер өенә кайтып китәргә мәҗбүр була. Ә кичке 9 да хатыны ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма аны табиблар коткарып кала алмый. Йөрәк өянәгеннән...
    374
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 08:20
    4 яшьлек малайны машина бәрдергән
    Әнисе белән светофорның кызыл төсенә чыгып барганда, малайны машина бәрдерә. 31 яшьлек ир "Форд Фокус» та тизлекне арттыра. Нәтиҗәдә, бала авыр имгәнүләр белән Чаллы сырхауханәсенә озатыла.
    368
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 08:04
    Кулланучыларга – онлайн консультацияләр
    Татарстан Роспотребнадзорының «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәзер үз төркеме бар. Аның аша онлайн режимда идарә белгечләреннән консультацияләр алырга мөмкин. Татарстанлылар тикшерүдә үз сорауларын калдырып, аларга җавап ала алалар. Онлайн-консультациянең эш режимы: дүшәмбедән җомгага кадәр 10-17 сәгатьләрдә. Рәсми төркемнең адресы: vk.com/zpprpnrt
    328
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 07:52
    Әлмәтнең булачак медиклары эш бирүчеләр белән очрашты
    Әлмәт медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен шушы көннәрдә шәһәрнең дәвалау учреждениеләре вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашуга ЦРБ, перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе, 3 нче поликлиника, медсанчасть, онкодиспансер, туберкулезга каршы диспансер, кан тапшыру үзәге, ВИТА даруханәләр челтәреннән эш бирүчеләр килгән иде. Булачак медиклар онкодиспансерның үсеш перспективалары, яшь белгечләрнең өр-яңа медицина җиһазларында эшләргә өйрәнү...
    613
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 06:08
    «Татнефть» - социаль җаваплы компания
    Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан агымдагы елның май ае өчен төзелгән социаль җаваплы Россия компанияләре топ-100 рейтингында Татарстаннан дүрт предприятие бар. Болар - «Татнефть», «Камаз», «Таиф» һәм «Түбән Кама нефтехим». «Татнефть» дүртенче урында. Калганнары беренче унлыкка эләкмәгән. Беренче урын Россия тимер юлларында, икенче урында - «Аэрофлот», өченчедә - «Газпром»....
    411
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 05:59
    Барлык сабыйларга да бакчада урын җитәрме?
    Июнь аеннан Әлмәт районында балаларга чират белән бакчаларда урыннар бирә башладылар. Электрон чират ярдәмендә һәр әти-әни урын булу- булмавын белә ала. Бүген Әлмәттә һәм авылларда 90 га якын бакча эшли. Быел тагын икесен - "Могҗизалар кыры" һәм "Яшьлек" микрорайонында ачарга җыеналар. Барлыгы 12 000 бала бакчага йөри. Билгеле, Әлмәт районы...
    464
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 05:57
    14 яшьлек үсмер батып үлгән
    14 яше әле май аенда гына тулган малай дуслары белән ярамаган сулыкка су коенырга китә. Кояшлы, эссе көнне алар күпердән сикереп уйный, су астында йөзәләр. Бер мәлне егет суга башы белән кереп китә. Коткаручылар малайның гәүдәсен сәгать ярым су астыннан эзләгәннән соң табып ала. Бу хәл Чаллыда ГЭС бистәсендә Мелекес...
    336
    0
    0
  • 3 июнь 2015 - 05:56
    Энергетиклы эчемлекләрне сату тыела
    ТР Дәүләт Советы Татарстанда аз алкогольле, энергетиклы эчемлекләрне сатуны тыю турындагы закон проектын тәкъдим иткән иде. Әлеге документ инде 10 июнь көнне имзаланачак. Шулай итеп, бик тиздән республикада составында кофеин (бер кубта 0,151 мг нан артса), этил спирты (1,2 дән алып 9% ка кадәр) булган эчемлекләрне сатарга ярамаячак. Бу закон...
    173
    0
    0
Реклама