Әлмәт таңнары

2 июнь 2015 яңалыклары

  • 2 июнь 2015 - 13:00
    Сабантуйга безне нинди һава торышы көтә?
    Мәгълүм булганча, 6, 7 июнь көннәрендә авылларда һәм шәһәрләрдә Сабантуйлар гөрләячәк. 6 июнь көнне Әлмәттә болытлы һава булыр ди синоптиклар. Көндез температура +17, төнлә +15 градус була. Урыны белән яңгыр явачак. Ә менә 7 июньдә кояшлы матур көн булыр дип көтелә. Температура шулай ук +20 градустан артмаячак.
    473
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:58
    Әлмәттә 427 ятим бала яши
    Шуның кадәр бала Әлмәт районында ятим санала икән. Бу саннарны шәһәр утырышында "Опека" идарәсе җитәкчесе Роза Әфләтунова җиткерде. 45000 бала арасыннан 1439 ы күп балалы гаиләдән. 9000 е бер ата-ана белән генә яши. 617 се инвалид.
    225
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:57
    Әлмәт пенсионерын үтергәнче кыйнаган
    31 яшьлек беркайда да эшләмәүче Чирмешән егете Әлмәттә яшәүче пенсионерны үтергән. Бергә кәеф-сафа корып утыргач, алар арасында низаг чыга. Егет ирне пычак белән кадап үтерә. Аның гәүдәсен бакчада күршесе табып ала. Егеткә карата жинаять эше ачканнар. Хәзер тикшерү бара.
    591
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:55
    БДИ вакытында су эчәргә дә ярамый?!
    БДИлар видеокүзәтү астында үткәнлектән, аларны күзәтеп утыручылар Татарстанда берничә хилафлыкка тап булган. Бер егет имтихан вакытында су эчәргә дип парта артына кулын сузган, ә икенче кыз шоколад ашарга дип үрелгән. Моны күзәтүчеләр шунда ук шик астына алып, тикшергән. Бер кыз исә телефоннан җавап карамакчы булып, телефонын кулыннан төшереп җибәрә. Видеокүзәтүчеләрне...
    536
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:54
    Машинадан чүп ыргытсаң - штраф яный?!
    Әйе, тиздән машина йөртүчене тәрәзәдән чүп ыргыткан мәлдә күреп алсалар, шунда ук штраф чәпәп куярга мөмкиннәр. Шулай ук гаджетлар белән машина руле артында йөрсәң дә, кесәңнән шактый сумма чыгарып түләмәгәең. РФ Дәүләт Думасы депутатлары шундый закон проекты кертмәкчеләр. Бүген машина тәрәзәләрен караңгылатып, махсус пленка ябыштыручыларга нибары 500 сум гына штраф...
    444
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:53
    Автобус хатын-кызны бәрдергән
    Ярамаган урында юлны чыгып барганда ЛиАЗ 5256 автобусы хатын-кызны бәрдерә. Бу хәл Түбән Камада була. Аны төрле тән җәрәхәтләре белән сырхауханәгә озаталар.
    447
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:52
    Бензинга бәя арта. Бер литры – 50 сум?!
    2015 ел башында ягулыкка бәя артып, бер литры 50 сум булачак дигән имеш-мимеш йөргән иде. Әмма бу алай булмаячак икән. "Российская газета" хәбәр иткәнчә, якындагы ике елда бензинга бәяләр кинәт артмаячак. Ә 2018 елда киресенчә инфляцияне исәпкә алып индексацияләнәчәк. Шулай булгач, тынычлап машиналарыбызда йөри алабыз икән әле...
    208
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:51
    Тизлекне арттырып фаҗига ясаган
    ВАЗ-2110 йөртүчесе тизлекне арттыра һәм юл кырыендагы электр баганасына килеп бәрелә. Машина эчендә 6 кеше була, аларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булып чыга. Нәтиҗәдә 20 яшьлек егет үлә, калганнары төрле тән җәрәхәтләре белән сырхауханәгә озатыла. Бу хәл Биектау районында була.
    479
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:47
    Әлмәттә боз яуган
    Шушы минутларда Әлмәтнең кайбер районнарында көчле яңгыр ява. Урыны белән хәтта боз яуган дигән хәбәрләр ишетелде. Боз кисәкләренең зурлыгы кайбер җирләрдә бармак башы кадәрле диләр.
    472
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 11:23
    Паркта чәчәкләрне үлчәп утырталармы?
    Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркына барган саен андагы матурлыкка һушым китә. Рәт-рәт тезелеп үскән аллы-гөлле бегонияләр, сарылы-аклы лаләләр, бәрхет чәчәкләре кемнең генә игътибарын җәлеп итми икән? Бервакыт ял итәргә килгәч, түзмәдем, паркта эшләүчедән: "Сез боларны линейка белән үлчәп утыртасызмы әллә? Бигрәк тигез тишелгәннәр", - дип сорадым....
    1172
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 10:48
    Балаларга парк зур бәйрәм оештырды
    1950 елдан бирле ел да 1 июньдә балалар үзләрен дөнья тоткалары итеп хис итә. Чөнки бу көнне бөтен дөньяда Балаларны яклау көнен билгеләп узалар. Әлмәттә исә бу бәйрәмне зурлап мәдәният һәм ял паркында уздыру матур традициягә әверелеп бара. Ел да ул үзенә меңләгән баланы җыя. Быел да каникулларның беренче көнендә,...
    712
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:15
    Казанда тагын базар яна
    Әлеге минутларда Казанның Вьетнам базары каршында ангар яна. Бу хакта мәгълүмат Интернет челтәрендә пәйда булды. Соңрак янгынның нидән килеп чыкканын язып чыгарбыз.
    495
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:12
    Сигез ел элек «үлгән» кеше бүген суд эскәмиясендә
    Моннан сигез ел элек, 2007 елның 30 апрелендә Казанда бер алтын кибетен басалар. Аннан 213 мең сумнан артык бәягә ювелир әйберләр югала. Тикшерү Р. Гайнетдиновны гаепле дип табып, аңа карата җинаять эше кузгата. Ләкин шул ук елның октябрендә Арчада янган йортта табылган мәетне Гайнетдиновның әнисе үзенең улы дип таный һәм...
    619
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:10
    Күпердән сикергән кыз әлмәтле булып чыккан?
    Кичә таң белән Миллениум күпереннән сикергән кызның танышлары аның Әлмәттән 27 яшьлек Роза исемле кыз булуын әйтә. Кызның күпердән сикерергә маташуы турында хәбәр МЧСка төнге сәгать 3 тә килеп ирешә. Ярдәм службалары шунда ук урынга барып җитә. Кызны үгетләп карыйлар. Әмма файдасы булмый. 25 метр биеклектән килеп төшкән кыз «тормыш...
    214
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:09
    Әлмәтнең балалар шифаханәсе яңа машиналы булды
    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында республикабызның балалар шифаханәләре җитәкчеләренә 28 махсуслаштырылган автомобильдән ачкычлар тапшырды. Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шифаханәсе дә яңа автомобильгә ия булды. Рөстәм Миңнеханов бу көнне иң элек республика балалар клиник шифаханәсендә булды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР...
    566
    0
    0
Реклама