Әлмәт таңнары

29 май 2015 яңалыклары

  • 29 май 2015 - 10:00
    Әлмәтнең балалар йортында булдылар
    Әлмәт политехник техникумының ЭКС-141б, МЕХ-141б, ЭКС-143 төркемнәрендә белем алучы егетләр һәм кызлар шушы көннәрдә Әлмәтнең балалар йортында булдылар. Кечкенәләр төркемендә алар сабыйлар белән уйнадылар, фотога төштеләр, бүләкләр тараттылар. Инновацион технологияләр заманы булса да, күңел җылысын бернинди технология алыштыра алмый, дигән фикердә яшь студентлар.
    781
    0
    0
  • 29 май 2015 - 09:58
    Киләсе елда хезмәт хаклары артырга тиеш. РФ Хөкүмәте рәисе шулай кушкан
    Россиядә киләсе елга хезмәт хакларын индексацияләү тәртибенә кагылышлы мәсьәлә каралачак. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Финанс министрлыгына, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый йөкләмә биргән. Хезмәт хакларын һәм социаль түләүләрне индексацияләү, шулай ук кайбер категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе якын киләчәктә эшкәртелергә тиеш. Моннан тыш, бюджет...
    808
    0
    0
  • 29 май 2015 - 09:55
    90 нчы елларда туганнарга нәрсә яный?
    Лондонның университет көллияте хезмәткәрләре 56 меңнән артык кешенең сәламәтлек торышы мәгълүматларына анализ үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 1990 елдан соң туган 20 процентка якын егетләр һәм 25 процент кызлар симерүдән һәм шуңа бәйле башка авырулардан интегә икән. Башка буыннарда бу күрсәткеч 11 проценттан артмый ди. Галимнәр 90 нчы елгыларның күпләп симерү...
    704
    0
    0
  • 29 май 2015 - 09:52
    Этләргә бушлай операция ясалачак
    Дәүләт ветеринария клиникалары этләргә аена бер тапкыр бушлай стерилизация буенча операция үткәрәчәк. Бу көн итеп һәр айның соңгы җомгасы билгеләнгән. Ташламага ия кешеләр әлеге ветеринария хезмәтеннән чираттан тыш файдалана алачак.
    386
    0
    0
  • 29 май 2015 - 09:00
    Бозымны бетерәм дип алтын-көмешләреннән һәм акчаларыннан колак какканнар
    Таныш булмаган бер хатын-кыз бозымны бетерәм дип 50 яшьлек ханымның балигъ булмаган кызын "чишендергән" - ике алтын беләзәген һәм акчаларын алган. Матди зыян 27 мең сумнан артып китә. Казанда яшәүче анага полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 33 яшьлек пермьлене тоткарлый. Аның башка җинаятьләргә дә кагылышы...
    398
    0
    0
  • 29 май 2015 - 08:46
    17 яшьлек кыз 8 нче каттан егылган
    Бүген сәгать унынчы яртылар тирәсендә җирле көллияткә укучы кызның гомере шул рәвешчә өзелә. Шаһитлар Яр Чаллыдагы 48 нче комплекстагы йортларның берсеннән кычкырган һәм шапылдап төшкән тавышны ишетүләрен сөйли. Ә аннан соң җирдә яткан гәүдәне күреп ашыгыч ярдәм чакыралар. Медицина хезмәткәрләре 12 минуттан килеп җитә. Әмма балигъ булмаган кызның имгәнүләрдән гомере...
    510
    0
    0
  • 29 май 2015 - 08:08
    Әлмәт театры "Әкият арбасы" проектын тәкъдир итте
    26 майда Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Әкият арбасы" проекты кысаларында әзерләнгән "Су анасы" спектаклен тәкъдир иттеләр. Кызыл залда уздырылган премьерага балалар бакчалары белгечләре, журналистлар чакырылган иде. "Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм". Тукайның барыбызга да таныш юллары спектакль дәвамында яңгыраса...
    770
    0
    0
  • 29 май 2015 - 08:07
    Әлмәт театры "Кызык кино" белән французны шаккатырды
    "Татарга тылмач кирәкми" диләр. Французларга да кирәкми икән бит ул. Әнә бит ике көн рәттән Париждан килгән актер һәм режиссер Әлмәт театрында тәрҗемәсез тамаша кылды. "Кызык кино" ретро концертын караганнан соң Патрик, гомумән "миңа бер көн булса да шушы сәхнәдә уйнарга рөхсәт итсәләр иде" дип хыялланды. Патрик Руэ - Франция...
    627
    0
    0
  • 29 май 2015 - 07:34
    Әлмәттә бер эшмәкәр тикшерелмәгән ит сата
    Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы шәхси эшмәкәр И. ның эшчәнлеген урынга барып тикшерә. Аның ветеринария документларыннан башка продукция сатуы ачыклана. Поставкалаучылардан кергән терлекчелек продукциясенә озата килүче ветеринария документлары булмау ветеринария өлкәсендә закон бозу дип таныла. Бу хәл кешеләр һәм терлекләр өчен уртак булган авыруларның кертелүе...
    353
    0
    0
  • 29 май 2015 - 06:36
    Ябыгырга теләү әлмәтлене суд экәмиясенә китергән
    Шәһәр судында куркыныч дару препаратын үзе кулланган һәм башкалар арасында тараткан хатын-кызга карата җинаять эше карала. Эш шунда, әлеге дару препараты составында Россия территориясендә тыелган сибутрамин бар. Ул тую хисен көчәйтә, анорексия китереп чыгара. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче ике ел элек Интернет аша ябыгу өчен препарат кайтарта. Нәтиҗәсе озак...
    329
    0
    0
  • 29 май 2015 - 06:35
    Безнең юмор остасы Украинада акча откан
    «Рассмеши комика» шоу-тапшыруында катнашып, ул «спортның традицион булмаган төрләре» турында сөйләве белән кешеләрне көлдерә алган һәм 10000 гривна откан. Юмор остасы - Чистай егете Артур Шилов. Әйтүенә караганда, тапшыруда узган ел ук катнашасы килгән булган. Быел, ниһаять, хыялын тормышка ашырган. Бер уңайдан шәһәрне күрү, аның архитектурасы белән танышу, дуслары белән...
    823
    0
    0
  • 29 май 2015 - 06:08
    Әлмәттә юл һәлакәте теркәлде
    Бүген иртәнге якта Югары Акташ авылы янында кара төстәге «Лада-Гранта» машинасы кюветка төшеп киткән. Ул башта әйләнеп каплана, аннары тәгәрмәчләренә төшеп баса. Руль артында бер кыз була. Бәхеткә, ул исән кала.
    468
    0
    0
  • 29 май 2015 - 05:56
    72 яшьлек шофер велосипедчыны бәрдергән
    28 майда кич белән «Лада-99» автомобиле велосипедчы малайны бәрдерә. Руль артында 72 яшьлек бабай була. Юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге шофер гаепле. Бу хәл Яр Чаллыда Боровецкий чишмәсе янында килеп чыга. Малай вакыйга булган урында һәлак була. Хәзерге вакытта хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара. ТР ЮХИДИе хәбәр итүенчә, республикада майның 27 көнендә...
    462
    0
    0
  • 29 май 2015 - 05:48
    Әлмәткә коррупциягә каршы комиссия килә
    1 июньнән 11 енә кадәр Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме эшләячәк. Комиссия составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Алар шәһәрдә муниципаль сәүдәләрнең ничек оештырылуын тикшерәчәкләр, муниципаль контрактларның тулылыгын һәм үзвакытында төзелүен бәяләячәкләр. Төшеп калучы бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәрне, җирле үзидарә органнары коллективлары...
    813
    0
    0
Реклама