Бүген Әлмәткә республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин килде. Аны бирегә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин чакырган булып чыкты. Чираттагы ялда булуына карамастан, министр баш тартмаган.
Быел район территориясендәге юлларны төзекләндерүгә барлыгы 375 миллион 800 мең сум акча тотылачак. Бу хакта район башкарма комитетында юллар торышы уңаеннан уздырылган киңәшмәдә хәбәр ителде.