Әлмәтлеләрне эт тешләүләр дәвам итә. Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәттәге территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, узган атнада 9 кеше зыян күргән. Белгечләр эт ташлану очракларының күпчелек Зарипов проспектында, Шевченко урамында күзәтелүен әйтте.
Таиландта ял иткән вакытта бассейнга батып, берничә минут су төбендә яткан, хәзерге вакытта чит ил хастаханәсендә ятучы Яр Чаллы кызын - 3 яшьлек Василисаны алып кайтырга Россия МЧсыннан махсус рейс оча.