Үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, таныш булмаган бер ханым пенсионерның фатирына керә. Ул пенсионер апага илдә иске акчаларны яңаларына алыштыру баруы турында сөйли һәм саклаган акчаларны югалтмас өчен акчаларның номерларын язып алырга, аннан тутырган документны социаль хезмәт бүлегенә җибәрергә кирәк дип аңлата.