Коттеджының подвалында 44 яшьлек ир-ат киндераш үстергән. Оранжереяны җилләтү, яктырту, су сибү өчен кыйммәтле җайланма белән җиһазлаган. Интернет аша чит илдән ашламалар да кайтарткан. Адәм буе булып үскән киндерашны ваклап, киптереп, башка продуктлар белән суыткычында саклаган. Җинаятьчел бизнесын җәелдерү өчен ул өенә кунаклар дәшеп, марихуана белән "сыйлый" торган булган. Шулай...