Шушы көннәрдә Хәйрикамал Фаиз кызы Шәйхлисламованы 85 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә шәһәр ветераннар советыннан, Тайсуган авылы ветераннар советыннан, сәламәтлек саклау идарәсе һәм туберкулезга каршы диспансерның ветераннар советларыннан кунаклар килде. Диспансерда ул санитарка булып эшләгән, лаеклы ялга да шушыннан чыккан.