Башкортостанда кикбоксинг буенча клублар арасында Россия беренчелеге һәм чемпионаты булып үтте. Анда илнең 20 төбәгеннән 400 гә якын спортчы катнашты. Ярышларда Әлмәттән "АЛГА" спорт клубыннан 14 кеше чыгыш ясады. 12 спортчы призлы урыннар яулап, сөендерде.