Әлмәт таңнары

22 декабрь 2014 яңалыклары

  • 22 декабрь 2014 - 12:26
    Әлмәттән күп балалы гаилә ярдәмгә мохтаҗ
    7 декабрь көнне янгын чыгып, күп балалы Әһлиуллиннар гаиләсе урамда кала. Бүгенге көндә аларны бер танышлары язга кадәр үзенә сыйдырган. Ел ярым элек кенә җиткерелгән өр-яңа йортны янгыннан соң яшәрлек хәлгә китерү өчен гаиләгә ярдәм кирәк.
    185
    0
    0
  • 22 декабрь 2014 - 10:38
    Мәктәпләрдә кышкы каникуллар 29 ында башлана
    Республика мәктәпләрендә кышкы каникуллар 29 декабрьдә башланып, 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 1 гыйнвардан 11 енә кадәр ял көннәре игълан ителү уңаеннан мәктәп укучылары каникулларын ата-аналары белән бергәләп уздыра алачак. 25 декабрьдә барлык балалар учреждениеләрендә Яңа ел бәйрәм-тамашалары башлана.
    242
    0
    0
  • 22 декабрь 2014 - 10:36
    «Куркынычсыз Интернет» бәйгесе бара
    «Ростелеком» ААҖ Идел буе Федераль округының бала хокуклары буенча уполномоченныйлар координацион советы ярдәме белән «Куркынычсыз Интернет» иҗади эшләр бәйгесе үткәрелүе турында хәбәр итә. Бәйгегә эшләр 2015 елның 30 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Анда 7-17 яшьлек мәктәп укучылары, шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучылар катнаша ала. Аерым...
    244
    0
    0
  • 22 декабрь 2014 - 10:35
    «КАМАЗ-Мастер» юлга кузгалырга әзер
    Команда Чаллыдан 24 декабрьдә юлга кузгалачак. Ул быел «Дакар-2015» һәм «Африка Эко Рейс-2015» раллиенда катнаша.
    198
    0
    0
  • 22 декабрь 2014 - 07:54
    Фатир алучыларга кредит биреләчәк
    Саклык банкы социаль ипотека өчен әзер торакка кредит бирүен дәвам итәчәк. Әмма бүгеннән ставка 15 процентка кадәр арттырыла.
    218
    0
    0
  • 22 декабрь 2014 - 07:42
    Дүрт ир-ат боз астына киткән
    Идел елгасының Кама Тамагы районының Сюкеево авылы янындагы өлешендә дүрт балыкчы әнә шундый бәхетсезлек очрагына юлыккан.
    403
    0
    0
  • 22 декабрь 2014 - 07:29
    Әлмәттә уңайлы биналар саны арта бара
    Калабызда эшләүчеләргә дә, хезмәтләрдән файдаланучыларга да уңайлыклар тудырыла бара. "Сетевая компания" ААҖнең тантаналы шартларда ачылган өч бинасы да - моның ачык мисалы.
    202
    0
    0
Реклама