Район башкарма комитеты каршында төзелгән СПИД, алкоголизм, тәмәке тарту һәм токсикоманияне профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында ВИЧ- инфекция белән бәйле сораулар каралды. Хафаланырга җирлек бар - эпидемия башыннан, ягъни 1997 елдан алып районда ВИЧ-инфекциянең 1968 очрагы ачыкланган.