Балалар бакчалары төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыру узган ел Татарстанда 5 меңнән артык баланы бакчалы иткән иде. Быел исә әлеге максатларга 5 млрд сум бүленә. Бу янә 10 меңнән артык сабый мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри алачак дигән сүз.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры - Энгель Фаттахов бүген Әлмәт физкультура колледжында булды.