"Бердәм экологик дәрес" республика акциясе кысаларында Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалында һәм аның көллиятендә кешелек алдында торган экологик проблемаларның асылын аңлау, мохиттә үз-үзеңне тотканда экологик культура, экологиянең сакланышы өчен гражданлык җаваплылыгы формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.