Әлмәт таңнары

21 март 2014 яңалыклары

  • 21 март 2014 - 14:30
    Яз килде. Юлларда “диңгез”
    Бумы күлләвек?! Юк, җәмәгать, бу - диңгез! Ә монысы машина түгел, танк. Шевченко урамы, 116 нчы йорт каршындагы кар сулары эреп, тезгә җиткән күлне кичүче машинаны социаль челтәрдә шулай шәрехьләделәр. Йорт тәрәзәсеннән төшерелгән видео интернетта берәүләрне каһкаһәле көлергә, икенчеләрен сүгенергә мәҗбүр итте.
    355
    0
    0
  • 21 март 2014 - 14:20
    “Алнас” хезмәт шартларын яхшыртуга 55 млн. сум акча тотачак
    "Римера" концернының "Алнас" заводы кою цехына чуен калдыкларын эшкәртү һәм тузаннан-газдан чистату установкалары алу өчен 55 млн.сумнан артык акча тотачак. Чуен җитештерү калдыкларын эшкәртү өчен INDEFUNSA (Испания) компаниясендә эшләнгән машина эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, насослар җитештерүгә тотыласы чыгымнарны киметү белән бергә физик хезмәтне азайту һәм тавыш басымы дәрәҗәсен түбәнәйтү хисабына эш...
    147
    0
    0
  • 21 март 2014 - 14:16
    Әлмәттә “Ярдәм кулы суз” акциясе үтте
    "ИнТеРНет" төркемендә катнашучылар күптәнге хыялларын тормышка ашырдылар - Рус Акташы махсус интернат-мәктәбе балалары өчен "Ярдәм кулы суз" дигән акция үткәрделәр.
    146
    0
    0
  • 21 март 2014 - 14:09
    Әлмәттә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булды
    Ике ел элек Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов инициативасы һәм Гыйльми совет карары белән танылган шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Клара Булатова исемендәге премия булдырылган иде.
    157
    0
    0
  • 21 март 2014 - 14:03
    Татарстанда физик затлар өчен транспорт салымын түләү вакыты күчерелде
    Татарстанда физик затлар өчен транспорт салымын түләү вакыты күчерелде. 20 мартта дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 49 нчы утырышында "Транспорт салымы турында"гы ТР Законынының 8 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында"гы 581-4 нче номерлы Татарстан Законы проекты каралды һәм депутатлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
    145
    0
    0
  • 21 март 2014 - 14:02
    Әлмәттә «VII Адлер социологик укулары» республика гамәли-практик конференциясе
    20 мартта Әлмәт дәүләт нефть институты базасында «VII Адлер социологик укулары» республика гамәли-практик конференциясе булды.
    162
    0
    0
  • 21 март 2014 - 07:43
    Бүген – Нәүрүз бәйрәме
    Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча яңа көн дигәнне аңлата.
    152
    0
    0
  • 21 март 2014 - 07:37
    Әлмәттә фахишәләр притоны ачыкланган
    Әлмәт шәһәр прокуратурасы фахишәлек белән шөгыльләнүне оештырган бер хатын-кызны җинаятьчелектә гаепләүгә судка теләктәшлек күрсәтте.
    158
    0
    0
  • 21 март 2014 - 07:35
    Әлмәтлеләр дә туберкулез белән авырый
    17 марттан 26 мартка кадәр "Туберкулез профилактикасы" декадасы бара. Бүген әлеге чир киң таралган йогышлы авыруларның берсе булып кала бирә.
    149
    0
    0
  • 21 март 2014 - 07:28
    Ышану эшмәкәргә тугыз мең сумлык зыян китергән
    54 яшьлек эшмәкәр хатын-кызның кәрәзле телефонына үзен ЮХИДИның җирле бүлеге начальнигы урынбасары дип таныштырган берәү шалтырата һәм әлеге кибет директорыннан бүләккә нинди сертификатлар алырга мөмкин булуы белән кызыксына. Директор бүләкләрне бүлеккә үзе китерергә ышандыра. "Начальник урынбасары" аннан көтелмәгәндә Мәскәүдән тикшерүчеләр килеп төшүен әйтеп, юл уңаенда франция коньягы алырга куша һәм...
    154
    0
    0
  • 21 март 2014 - 07:26
    Әлмәт авыллары иҗади исәп-хисап тота
    Авыл җирлекләрендә үзешчән сәнгать коллективларының иҗат отчетлары дәвам итә.
    156
    0
    0
  • 21 март 2014 - 04:29
    Әлмәттә хезмәтне саклау өлкәсендәге бурычлар турында сөйләштеләр
    Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының зур залында Хезмәтне саклау буенча координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Көн тәртибенең төп темасы "Координация советының 2013 елгы эшенә йомгак ясау" булды.
    142
    0
    0
Реклама