Авыллар шәһәргә якынайган, тормыш шартлары яхшыра барган саен аларга да калада күзәтелгән проблемалар үтеп керә бара икән. Мондый нәтиҗә Габдрахманда булып кайтканнан соң ясалды.
Габдрахман - районның халыкка барлык уңайлыклар тудырылган авылларыннан берсе. Җирлек нефтьчеләрнең саллы ярдәмен тоеп яши. Мәктәп тә, Мәдәният йорты да, балалар бакчасы, медпункт, башкасы да бар...