Һәр кешенең өендә кирәксезгә әйләнгән әйберләр байтак. Әмма аларның башка берәүгә кирәк булуы ихтимал. Депутатлар шундый әйберләрне сату өчен елга бер мәртәбә ирекле базар оештырырга тәкъдим итә. Бу хактагы закон проекты Дәүләт Думасына юлланган инде.
"Зур базар" көнен августның ахыргы шимбәсенә билгеләргә ниятлиләр. Бу көнне Россиядә яшәүче һәркем үзенә кирәк...