Март аенда старт алган бу проект Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Бәйгедә укытучы һөнәренә сәләте булган, әмма педагогик белгечлек алмаган яшьләр дә катнаша ала.