Әлмәт таңнары

12 март 2013 яңалыклары

  • 12 март 2013 - 08:46
    Әлмәттә ике күп балалы гаиләгә торак алуга сертификатлар тапшырылды
    Әлеге бүләкләрне 10 һәм 7 бала тәрбияләп үстерүче Ольга Ивановна Бочкова һәм Валентина Александровна Атландероваларга Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXIII (уртак) сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды
    388
    0
    0
  • 12 март 2013 - 05:33
    Кыр үрдәкләре Әлмәтне үз итә
    Калабызда кыр үрдәкләренең саны артканнан-арта бара. Алар соңгы елларда кышны, салкыннарга, бураннарга да карамастан, туган якларында гына уздыруны мәхкуль күрә. Үзәк район шифаханәсе артындагы инештә дә бихисап үрдәкләр йөзеп йөри.
    474
    0
    0
  • 12 март 2013 - 05:07
    “Зур гаилә” хәйрия акциясенә әлмәтлеләр дә кушыла ала
    28 февраль - 25 март көннәрендә Татарстанда "Зур гаилә" дип аталган хәйрия акциясе уза. Чара җидедән артык бала үстерүче гаиләләргә ярдәм итү өчен оештырылган.
    275
    0
    0
  • 12 март 2013 - 04:47
    Фәрит Мөхәммәтшин: “Әлмәт районы ТР муниципаль берәмлекләре рейтингында традицион рәвештә алдынгы урыннарны били ”
    "Универсиада узганнан соң, киләсе елга республиканың юлларны төзекләндерү фондын яңартырга уйлыйбыз. Финанслар нәкъ менә җирлекара юлларны төзекләндерүгә тотылачак" - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының җирлекнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган XXIII (уртак) сессиясендә шулай диде.
    763
    0
    0
  • 12 март 2013 - 04:29
    Мәскәү татарлары пәрәмәч бәйрәме уздырды
    Мәскәүдә инде дүрт ел рәттән пәрәмәч бәйрәме уздырыла. Аны яз башында Россиядә уздырыла торган масленица бәйрәме урынына татарларга да язны каршылауның бер бәйрәме булсын, ел саен уздырылып традициягә керсен дип башлаганнар иде. Мәдәни үзәк кысаларында гына булса да, пәрәмәч кичәсе чынлап та чын бәйрәмгә әверелә бара.
    541
    0
    0
Реклама