Фоат. Февраль. Икесе дә «ф» хәрефенә башлана. Әллә шуңамы Фоат Зариповның да холкы, темпераменты дөньяга аваз салган ае кебек үк кояшлы да, карлы-буранлы да - Әлмәт театрында күп спектакльләр сәхнәләштергән, шуларның шактыенда Фоат абыйга рольләрдән өлеш чыгарган режиссер Илдар Хәйруллин әйтә моны.