Әлмәт таңнары

28 февраль 2013 яңалыклары

  • 28 февраль 2013 - 12:39
    Әлмәттә беренче тапкыр “Кышкы карусель” фестивале узды
    Фисташка чикләвегеннән йөзем тәлгәше, каен тузыннан чәчәкләр, саламнан картиналар, бәйләнгән, чигелгән эшләнмәләр. Бу могҗизаи кул эшләрен "Кышкы карусель" фестивале кысаларында оештырылган күргәзмәдә күрергә мөмкин.
  • 28 февраль 2013 - 12:18
    Кичүчатта Ризаэддин Фәхреддин музеенда “Фәхреддин – журналист” дип аталган чара узды
    Морат, Мөслим, Дәрвиш, Р.Ф. - "Шура" журналында басылган "бәхәсле" язмаларын танылган мәгърифәтче Риза Фәхреддин шундый псевдонимнар белән тамгалаган. Әлеге мәгълүматны аның Кичүчаттагы мемориаль музее хезмәткәрләре җиткерде. Күпкырлы шәхесне бу юлы биредә "журналист" буларак тәкъдир иттеләр.
  • 28 февраль 2013 - 10:47
    Өлкәннәр, сезнең өчен!
    Гомер тиз уза. Әлбәттә, башта син моны сизмисең. Иң әүвәл үзеңне белә башлау белән кайчан мәктәпкә барырмын, эшли башлармын, кияүгә чыгармын яки өйләнермен дип хыялланасың. Ә инде гаилә корып, сабыйлар алып кайткач, нарасыйларыңның утыра башлавын, үрмәләвен, аннан тәпи китүен көтәсең. Балалар бакчасы, мәктәп еллары да шулай әкренләп артта кала. Балалар...
  • 28 февраль 2013 - 10:36
    Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге студентлар иҗатының VI “Тормыш, исәнме!” республика фестиваленең гала-концерты булды
    Нефтьчеләр башкаласы дип йөртелүче Әлмәткә хаклы рәвештә студентлар иҗаты башкаласы дип тә әйтергә була - "Тормыш, исәнме!" фестивале моңа дәлил.
  • 28 февраль 2013 - 04:50
    Казанда “Орфей” классик музыка радиостанциясе эшли башлый
    27 февральдә 88.9 FM ешлыгына конкурс җиңүчесе билгеле булды
  • 28 февраль 2013 - 04:46
    Әлмәттә иң яхшы ишегалды җыештыручы билгеле булды
    Ниһаять, Әлмәтнең узган елгы иң яхшы ишегалды җыештыручыларының исеме мәгълүм булды. Комиссия әгъзалары бу фидакарь затларның эше белән елның төрле фасылында танышты, алар хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләрнең фикерен тыңлады. Тырышлар, намус белән хезмәт куялар - җиңүчеләрнең һәрберсенә алар һәм җитәкчелек тарафыннан да әнә шундый бәя бирелде.
  • 28 февраль 2013 - 04:36
    Сезгә субсидия тиешме?
    Торак-коммуналь хезмәтләргә исәпләүләрдә киеренкелек һаман да саклана. Түләүләрнең күп килүе халык арасында зур ризасызлык тудырды.
  • 28 февраль 2013 - 04:31
    Өйрәнүләр авыр, ләкин “яу”да җиңел
    Граж­дан­нар обо­ро­на­сы һәм га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нистр­лы­гы мәгълү­мат­ла­ры­на ка­ра­ган­да, 2013 ел ба­шын­нан Рос­си­я­дә ян­гын­нар са­ны, шул исәп­тән ха­лык күп­ләп йө­ри тор­ган объ­ект­лар­да чык­кан­на­ры арт­кан.
Реклама