Авыл хуҗалыгының яшәешендә һәм аның икътисадында терлекчелек тармагы төп урын били. Әлбәттә, әйбәт керем алу, күрсәткечләрнең яхшы булуы анда эшләүчеләргә турыдан-туры бәйләнгән. Эш шартлары тудырылмаса, хезмәт хакы түбән булса, алга китеш турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Узган чәршәмбе көнне терлекчелек тармагына багышлап үткәрелгән республика киңәшмәсендә дә бу мәсьәләгә зур...