Әлмәт таңнары

18 октябрь 2012 яңалыклары

  • 18 октябрь 2012 - 12:40
    Шәһәр күленә аккошлар төшәрме
    "Дәресләрдән соң мәктәп" программасы кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан быел гамәлгә куелган "Мәктәбебнең сәламәтлеге" проектында катнашучылар, атап әйткәндә, көньяк-көнчыгыш төбәгендәгеләре Әлмәткә җыелды. Максат - тәҗрибә уртаклашу.
  • 18 октябрь 2012 - 11:56
    Татарстанда Иннополис исемле яңа торак пункт барлыкка киләчәк
    ТР Югары Ослан районында Иннополис исемле яңа административ-территориаль берәмлек барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
  • 18 октябрь 2012 - 11:14
    Авыл хуҗалыгы белгечләре Әлмәткә җыелды
    Республиканың Кама аръягындагы 21 районнан авыл хуҗалыгы белгечләре бүген,18 октябрьдә, Әлмәткә җыелды. Алар терлекчелек тармагын үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты.
  • 18 октябрь 2012 - 07:34
    Казан журналистлары Әлмәттә
    ТР муниципаль берәмлекләренең декабрь аенда узачак корылтаенда Әлмәт тәҗрибә уртаклашачак. Атап әйткәндә, съездда районда үзидарәләр эшчәнлеге турында фильм күрсәтеләчәк. Әлеге максаттан Әлмәткә башкаладан телевизион төркем килеп китте. Казан журналистлары иң элек район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Каладагы шарлавыклы буалар комплексын да күреп киттеләр. Шулай ук Нәдер һәм Бишмунча авылларында...
  • 18 октябрь 2012 - 05:41
    Сораулар җавапсыз калмады
    "Әлмәт таңнары" газетасы чәршәмбе социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шакирҗанов белән турыдан-туры элемтә оештырды. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр бу көнне билгеләнгән вакытта редакциягә шалтыратып, борчыган сорауларын Закирҗан Шәриповичның үзенә җиткерделәр. Ике сәгатьтән артык барган сөйләшүдә байтак кына мәсьәләләр күтәрелде, аларга урында ук җавап бирелде.
  • 18 октябрь 2012 - 05:16
    Каләмне – көрәккә
    Хәбәр иткәнебезчә, бу көннәрдә республика буенча агач утырту акциясе бара. Әлмәтлеләр дә анда актив катнаша. Без, "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары коллективлары да калабызны яшелләндерүдә читтә калмадык.
Реклама