Әлмәт таңнары

17 октябрь 2012 яңалыклары

  • 17 октябрь 2012 - 12:23
    ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яңа электрон сервис эшли башлаячак
    Ул гражданнарга салым инспекциясенә кабул ителүгә онлайн режимында язылу мөмкинлеген бирәчәк
  • 17 октябрь 2012 - 10:16
    Социаль яклау өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз
    Бүген, 17 октябрьдә шушы минутларда "Әлмәт таңнары" газетасы редакциясендә социаль яклау идарәсе начальнигы Закирҗан Шәрипович Шакирҗанов белән туры линия бара. Социаль яклау өлкәсенә кагылышлы сорауларыгызны 16.00 сәгатькә кадәр 32-66-65 номеры аша җиткерә аласыз.
  • 17 октябрь 2012 - 09:33
    Мини-клуб хуҗасының комарлы уеннар оештыруга катнашы булуы тикшерелә
    15 октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена Р.Фәхретдин урамындагы бер бинада мини-клуб эшләве һәм анда Интернет челтәреннән файдаланып, уен зонасыннан читтә, комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү белән бәйле законсыз эшчәнлек җәелдерелүе турында хәбәр килеп ирешә.
  • 17 октябрь 2012 - 06:36
    Кышны әзерләнеп каршыласаң әйбәт
    Язгы ташу чорында йортлары, каралты-куралары су астында калган гаиләләргә дәүләт компенсациясе һаман да килеп ирешмәде әле. Ә алда салкыннар көтә, кышка да ерак калмады. Компенсацияне көтеп, кул кушырып утырып булмый. Йортларны җылытырга, каралты-кураны да кышкы чорга әзерләп куярга кирәк.
  • 17 октябрь 2012 - 06:17
    Эх, яңадан туа алсам...
    Күпләр шундый мөмкинлек бирелсә, тормыш юлын бер үзгәрешсез кабатларга теләве турында әйтә. Икенчеләре узган юлын тагын да мәгънәлерәк, тулырак итәчәге турында хыяллана.
  • 17 октябрь 2012 - 05:12
    Татар теле халыкара аренага чыга
    Тарихта беренче тапкыр оештырылган халыкара олимпиада белән Россиянең 14 төбәгеннән һәм Финляндия, Кытай, Төркия, Украина, Казахстан һ.б. чит илләрдән 14-25 яшьләрдәге 2600 укучы һәм студент кызыксынган
  • 17 октябрь 2012 - 04:26
    Шулай да була...
    Әлмәт шәһәр судына тикшерү өчен гадәти булмаган җинаять эше керде. Ул РФ Җинаять кодексының 138 нче маддәсе 1 нче өлешендә («Язышу, телефон аша сөйләшү яки башка аралашуларның серен ачу») һәм РФ Җинаять кодексының 272 нче маддәсе 1 нче өлешендә («Компьютер мәгълүматларына хаксыз рәвештә үтеп керү») күздә тотылган җинаятьләрне кылуда гаепләнүче...
Реклама